Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда Бавария премьеры белән очраша һәм BMW музеен карый


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 4 май кичендә Мюнхенга ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Президентның матбугат хезмәте хәбәренчә, Миңнехановны Русиянең Мюнхендагы баш консулы Сергей Ганжа каршы алган.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан президенты "Линде Инжиниринг" ширкәтен караячак. Биредә аңа синтетик газ һәм водород җитештерү проектын һәм водород ягулыгында эшләүче машина күрсәтәчәкләр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Linde AG ширкәте президенты һәм җитәкчесе профессор, доктор Альдо Беллони белән күрешүе планлаштырылган. Аннан соң Миңнеханов BMW музей үзәгенә бара.

Татарстан президенты шулай ук Бавария премьер-министры Хорст Зееховер белән дә очрашырга җыена.

XS
SM
MD
LG