Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанкның элекке җитәкчесе Мусин тикшерү изоляторыннан хастаханәгә күчерелгән


Роберт Мусин
Роберт Мусин

Мусин 3,1 млрд сумны әвеш-тәвеш китерүдә, 310 млн сумлык милекне банк карамагыннан чыгаруда шикләнелә.

9 май Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин, сәламәтлеге начарланганга, тикшерү барганда ябып тору урыныннан (СИЗО) ашыгыч рәвештә хастаханәгә күчерелгән. Бу хака Җәза үтәтү федераль хезмәтнең Татарстан бүлеге хәбәр итә.

Узган ел азагында Татфондбанк мөштәриләре һәм банк аша эш иткән ширкәтләргә акча түли алмый башлады. Мартта Русия банкы Татфондбанкның лицензиясен алды. Банк җитәкчелегенә җинаять эше ачылды. Роберт Мусинга башта Русия банкы биргән 3,1 млрд сумны әвеш-тәвеш китерүдә, ә аннан соң 310 млн сумлык милекне банк карамагыннан чыгаруда шикләнү белдерелде.

Акчаларын кайтара алмаган мөштәриләр әледән-әле протест чарасына чыга. Соңгысы 4 май көнне булды. Анда мөштәриләр хөкүмәт бинасы каршына пикетка басты.

XS
SM
MD
LG