Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:56

Җомгага каршы төндә Киевта Евровидение 2017 җыр бәйгесенең икенче ярымфиналы үтте, финалга чыккан илләр билгеле булды. Җыр бәйгесенең финалы 13 май көнне узачак.

11 май Киевта Евровидение 2017 Европа җыр бәйгесенең икенче ярымфиналы узды. Анда катнашкан 18 илдән унысы финалга чыкты: Болгарстан, Беларус, Хорватия, Маҗарстан, Дания, Израил, Романия, Норвегия, Нидерланд, Австрия.

Ярымфинал нәтиҗәләре букмекерлар фаразлавына туры килде. Британиянең William Hill абруйлы букмекер ширкәте белгечләре, бары тик бер хата белән, финалга узган барлык диярлек илләрне дөрес фаразлады. Бары тик Эстония урынына гына финалга Норвегия узды.

Элегрәк узган беренче ярымфинал нәтиҗәсендә финалга шулай ук 10 ил узган иде: Молдова, Азәрбайҗан, Греция, Швеция, Португалия, Польша, Әрмәнстан, Австралия, Кыпрыс һәм Бельгия. Финалда шулай ук бәйгене оештырган 5 ил чыгыш ясаячак, алар сайлап алуларда катнашмый: Британия, Италия, Испания, Франция һәм Германия. Шулай ук финалда узган ел җиңүчесе булган Украина катнаша.

Букмекерлар фаразларына күрә, 13 май узачак финалда беренче урынны итальян Франческо Габбани алачак. Икенче урын португал Сальвадор Собралга, өченче урын Болгарстан җырчысы Кристиан Костовка фаразлана.

Русия быел бәйгедә катнашмый. Украина хакимияте Русия җырчысы Юлия Самойловага илгә керүне тыйды, ул 2015 елда Кырымда чыгыш ясап Украина канунын бозды.

XS
SM
MD
LG