Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роструд: Русияләрнең күпчелеге 50 меңнән артык хезмәт хакы өчен күченергә әзер


Роструд "Русиядә эш" порталында оештырган сораштыру нәтиҗәсенә караганда, русияләрнең күпчелеге 50 мең сумнан артык хезмәт хакы өчен башка төбәккә күченергә әзер. Сораштыруда 3 меңнән артык кеше катнашкан.

Сораштыруда катнашкан 62 процент кеше, яңа эш урынында хезмәт хакы 50 меңнән 100 меңгә кадәр сум тәшкил итсә, күченергә риза булганын белдергән. 16 процент күченү өчен хезмәт хакы 100 мең сумнан ким булмаска тиеш дип белдергән.

Белгечлек буенча эш табу максатыннан 10 процент кеше, карьера үсеше өчен 8,8 процент кеше күченергә әзер.

Роструд әлеге сораштыруны апрель аенда "Русиядә эш" порталында оештырды. Сораштыруда 3079 кеше катнашкан. Аларның күпчелегенең хезмәт хакы 50 мең сумнан кимрәк, дип белдерә Роструд оешмасы.

2017 елның мартында Русиядә рәсми уртача хезмәт хакы 37 мең 640 сум булган. Росстат мәгълүматына күрә, Русиядә 21 миллион кешенең (халыкның 15ләп проценты) кереме яшәү минимумыннан кимрәк.

XS
SM
MD
LG