Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Сталин репрессияләрен аклаучы русияләр саны арта


Төмәндә элекке НКВД бинасы ишек алдында сәяси золым корбаннары күпләп юк ителгән урында истәлек билгесе.
Төмәндә элекке НКВД бинасы ишек алдында сәяси золым корбаннары күпләп юк ителгән урында истәлек билгесе.

Сталин репрессияләрен җинаять дип санаучылар саны соңгы биш ел эчендә 51 проценттан 39 процентка кадәр кимегән. Шул ук вакытта "зур террор" хакында берни белмәүчеләр саны ике тапкыр арткан.

Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респондентларның дүрттән бер өлеше Сталин репрессияләрен "сәяси зарурлык" дип саный. Сталин чорында ирешелгән нәтиҗәләр өчен корбаннар бирүне 36 процент русияле аклый. Сораштыруда катнашкан халыкның нибары 26 проценты гына Сталинны дәүләт җинаятьчесе дип саный.

Февраль аенда Левада үзәге уздырган сораштыруда русияләрнең 46 проценты Сталинны хөрмәт итүен һәм аңа соклануын белдергән иде.

Халыкның репрессияләрне искә төшерү турында фикере дә биш ел эчендә кискен үзгәргән. Русияләрнең яртысы "элеккеләрне кайтару кирәк түгел" дип саный. Өчтән бере "ул еллар турында күбрәк сөйләргә кирәк, үз тарихыңны онытырга ярамый", дип уйлый. 2012 елда исә әлеге күрсәткечләр капма-каршы булган (37% һәм49 %).

"Мемориал" хокук яклау оешмасы исәпләүләренә караганда, элекке СССР җирлегендә репрессия корбаннары дип 12 миллион кеше санала.

XS
SM
MD
LG