Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым адвокаты Эмиль Курбединов халыкара премия алды


Эмиль Курбединов
Эмиль Курбединов

Аннексияләнгән Кырымда эшләүче адвокат Эмиль Курбединовка Ирландиядә Front Line Defenders халыкара премиясе тапшырылды. Әлеге премия куркыныч астында калучы кешеләрнең хокукларын яклаучыларга бирелә.

Эмиль Курбединов мәхкәмәләрдә кырымтатарларны, активистларны һәм журналистларны яклый. Шул исәптән ул журналист Николай Семенаны да яклый.

Бүләкне оештыручылар Курбединовны ун көнгә сак астына алуны да хөкем итеп чыкты. Русия контролендәге Акмәчет мәхкәмәсе аны "экстремистик оешмаларны пропагандалау"да гаепле дип таныды.

"Әлеге бүләк үз ватандашларын яклаучы Кырымның барлык хокук яклаучылары өчен дәрәҗә", диде Курбединов бүләкләү тантанасында.

XS
SM
MD
LG