Accessibility links

Кайнар хәбәр

Панаманың элекке диктаторы Мануэль Норьега төрмәдә вафат булды


Мануэль Норьега
Мануэль Норьега

Панама җитәкчелеге элекке диктатор Мнуэль Норьеганың вафаты турында хәбәр итә. Ул 84нче яшендә Панама төрмәсендә вафат булган.

83 яшьлек Норьега 2011 елдан бирле Панама төрмәсендә утырды. Ул үзе идарә иткән вакытта кылган җинаятьләре, шул исәптән үзенең сәяси көндәшләрен үтерү һәм коррупция өчен хөкем ителгән иде. Аңа кадәр Норьега 22 ел АКШ һәм Франция төрмәләрендә утырды. Анда ул наркотиклар контрабандасында һәм акча "юууда" гаепләнгән иде.

Диктатор 1989 елда хакимияттән бәреп төшерелгән иде.

Матбугат чаралары язуынча, 2017 елда Норьегага катлаулы операция ясалган - аның баш миеннән шеш алганнар.

XS
SM
MD
LG