Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Фәтхула Гүлән һәм тагын 130 кешенең ватандашлык хокукын алырга җыена


Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән

Төркия тышкы эшләр министрлыгы 130 кешенең ватандашлык хокукын алу турында белдерү чыгарды. Документ Resmi Gazetе басмасында дөнья күрде. Исемлектә Фәтхулла Гүлән дә бар. Решение МВД Турции о лишении гражданства 130 человек опубликовано в официальном вестнике турецкого правительства

Әлеге затлар Төркиягә өч ай эчендә кайтмасалар, алардан ватандашлык хокукы алына, дип белдерелә.

Төркиядә былтыр 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.​

Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды. Фәтхулла Гүлән гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG