Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты Русияне дөнья өчен төп куркыныч дип атады


Майкл Пенс
Майкл Пенс

АКШ вице-президенты Майкл Пенс дөнья өчен өч куркыныч бар дип саный. Алар: Русия, Иран һәм террорчылык. Әлеге фикерне ул Atlantic Council аналитик үзәгендә чыгыш ясаганда әйтте.

Тарихи берлек [НАТО] каршында торган төп куркынычлар - Русиянең халыкара чикләрне үзгәртү омтылышы, Иранның Якын Көнчыгышта тынычлыкны какшатуы һәм халыкара террорчылык, дип белдерде Пенс.

Пенс сүзләренчә, чирек гасыр элек коммунизм җимерелгәннән соң дөнья күпкә куркынычракка әйләнде.

Үз чыгышында вице-президент Монтенегроны НАТОга кушылуы уңаеннан котлады. Моннан тыш, ул Лондондагы террор һөҗүме корбаннары туганнарының кайгысын уртаклашты һәм НАТО әгъзалары халыкара терроризмны җиңү өчен берләшергә тиеш, дип белдерде.

2016 елның авустында, әле вице-президент булмаган чагында ук, Пенс бер интервьюда Трамп идарәсе "Русиядән янаган куркыныч"ка каршы көрәшәчәк, дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG