Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:53

26 июнь Казанда тарихи татар авылларын фәнни өйрәнүгә багышланган матбугат очрашуы үтте. Анда катнашкан тарихчы Дамир Исхаков татар һәм башкорт галимнәренең якын арда уртак фикергә килешеп эшләвенә ышанмый. Бу мәсьәлә сәяси яссылыкта хәл ителергә тиеш ди ул.

Узган ел Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылына башкорт милли хәрәкәте вәкилләре килеп. шушы авылда туып-үскән Мутиннар утарында тантаналы рәвештә истәлек тактасы урнаштыруы, каберләренә таш кую ниятләре гауга белән тәмамланган иде. Шушы вакыйга татар һәм башкорт тарихчылары арасындагы киеренкелекне сурәтләгән бер генә мисал.

Гомумән, башкорт галимнәренең Татарстанның көнчыгыш районнарына игътибары зур. Бу татар җәмәгатьчелегендә сораулар тудыра. Татарны өйрәнүче тарихчылар сүзләренчә, алар күп еллар Казан тирәсендәге зур шәһәрләр, Зөя утравын, Болгар шәһәрен өйрәнү белән мәшгуль. Шунлыктан Татарстанның көнчыгыш райннарына игътибар аз, ди тарихчы Дамир Исхаков.

“Башкортстан җирендә урта гасырлар буенча китап чыгардык. Ул Башкортстан галимнәренә ошамады. Билгеле, бу республикада 1,5 миллион татар яши. Бу төбәк ныклап өйрәнелергә тиеш. Соңрак Урал, Себер һәм Алтай якларын да тикшерергә кирәк. Татарстан галимнәренә Башкортстанга барып керергә бик авыр. Әгәр без анда берәр тикшерү эшләрен оештыра башлыйбыз икән, алар безгә “ник безнең эшкә тыгыласыз” ди.

Галимнәргә эшләгән вакытта комачауламас өчен федераль дәрәҗәдәге карарлар кирәк. Бу мәсьәләне сәясәтсез хәл итеп булмый

Галимнәргә эшләгән вакытта комачауламас өчен федераль дәрәҗәдәге карарлар кирәк. Бу мәсьәләне сәясәтсез хәл итеп булмый. Башкорт тарихын язганда андагы галимнәр татар төшенчәсен бөтенләй төшереп калдыра. Безгә уртак фикергә килү бик авыр булачак. Алар эшли торган концепция уңышлы түгел. Зәки Вәлидинең туганлык концепциясе безнең бүгенге эшләрдән күпкә яхшырак булган. Ул безгә караганда акыллырак тарих язган. Хәзерге башкорт галимнәре бу өйрәнүләрне күрмәмешкә сабышып, читтә калдыра”, ди Дамир Исхаков.

Бу фикер белән галим Альберт Борһанов та килешә.

"Башкортстанның дәүләте дә галимнәре дә Татарстанның көнчыгышын безгә караганда күпкә яхшырак өйрәнә. Моңа зур финанслар бүленә. Бездә исә Көнчыгыш Татарстанны өйрәнүгә грантлар бирелми. Үзең аннан-моннан акча табып, өйрәнергә рөхсәт, мөмкинлек бирегез дигәч тә, җитәкчелек, зур галимнәр “бу тема актуаль түгел” ди дә сөйләшүне тәмамлый. Әмма бу мәсьәлә бик актуаль һәм каршылыклы. Якындагы 10 елда финанс булса көнчыгыш төбәк өйрәнеп бетеләчәк һәм башкортлар белән бернинди проблем булмаячак.

Башкорт галимнәре зур финанслар алып, җиң сызганып Татарстан көнчыгышын өйрәнгән арада безнең археологлар Казаннан еракка барырга яратмый

“Западная Башкирия” дигән бер китап чыкты. Анда бөтен авылларны башкорт авыллары дигәннәр. Чынлыкта без башкортлар белән кирәкмәгән нәрсә өчен көрәшеп ятабыз. Билгеле булганча, ногай компоненты дигән төшенчә бар. Анда ногайлар да, башкортлар да, татарлар да кергән, шуны өйрәнергә кирәк. Башкорт галимнәре зур финанслар алып, җиң сызганып Татарстан көнчыгышын өйрәнгән арада безнең археологлар Казаннан еракка барырга яратмый. Зөядә, Болгарда эшләве җиңелрәк, чатырлар корырга кирәкми. Бездә дә дәүләт тарихны өйрәнергә азмы-күпме акча бирә, әмма ул төгәл көнчыгышны өйрәнү програмнарын булдыру өчен тотылмый. Бу финанслар кая китәдер, ансын җитәкчелектән сорарга кирәк”, ди Борһанов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG