Руслан үзе белән 40 мең сум акча алган булган. Өеннән чыгып китәр алдыннан ул хат калдырган. Хатта егет туганнары белән яшисе килмәвен язган.
26 июньнән Руслан Әбүзәровны Самарның "Лиза Алерт" эзләү-коткару төркеме волонтерлары эзли башлый.
Егетнең җәсәден Казанда тимер юл өстендә табалар. Волонтерлар ачыклаганча, Руслан Татарстан башкаласына таксида килгән, моның өчен ул 10 мең сум түләгән. Әбүзәровның кем янына һәм ни өчен Казанга килүе билгеле түгел.
Яшүсмернең үлемен Казан һәм Самар полициясе тикшерә.