"Бу башлангыч мәгънәсез, чөнки бездә инде бер канун бар. Ул Роскомнадзорга чит илдән финансланучы матбугат чаралары хакында мәгълүмат җыю хокукы бирә", дип белдерә Федотов. Аның сүзләренчә, бу канун инде күптән гамәлдә.
28 июньдә Русия сенаторлары чит илдә теркәлгән урыс телле матбугат чараларыннан, юстиция министрлыгы таләбе нигезендә, финанс чыганакларын күрсәтүне таләп итү тәкъдиме белән чыкты.
Моннан тыш, Федерация шурасында чит ил медиалары үз эшчәнлеге хакында, чит ил агентлары турындагы канунга ярашлы, хисап бирергә тиеш, дип саныйлар. Әлеге кагыйдәләргә буйсынмаучыларны Русия җирлегендә блоклау тәкъдим ителә.