Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көчле җил һәм яңгыр сәбәпле Татарстанда 13 меңләп кеше утсыз калды


Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 июль иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Татарстанның 10 районында электр тәэминәте өзелгән.

Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Норлат, Лениногорски һәм Әлмәт районнарында көчле җил һәм яңгырлар аркасында электр тәэминәте өзелгән. 103 авыл һәм шәһәр утсыз калган.

Әлеге вакытта тергезү эшләре бара, диелә.

Чәршәмбе кич Чистай, Норлат, Кайбыч, Лаеш, Спас, Алабуга, Биектау районнарында һәм Казан янындагы Салмачы бистәсендә дә ут беткән иде. Электрсыз 6 меңләп кеше калды. Бераздан электр тәэминәте тергезелде.

XS
SM
MD
LG