Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:04

Кырымнан сайланган Дума депутаты халыкара җыенда җәнҗалга сәбәп булды


Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасының парламент ассамблеясы

Русия Дәүләт Думасы депутаты Павел Шперовның Истанбулда 5-6 июль узган Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасының парламент ассамблеясында катнашуына Украин делегациясе әгъзалары Рефат Чубаров белән Людмила Денисова каршы чыкты.

Пленар җыелышта Русия Дәүләт Думасы депутаты, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең Евразия интеграциясе, ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы Павел Шперов Кырымнан сайланган депутат итеп тәкъдим ителде, ә Кырым – Украина җире, диде Денисова.

Аннексияләнгән Кырымда Дәүләт Думасына узган сайлауны дөньяның танымавын, анда Шперовның сайлануы халыкара нормаларны бозуын, легитим булмавын әйтеп Денисова Шперовның утырыштан чыгып китүен таләп итте. Бу таләпне Әрмәнстан делегациясеннән тыш барлык делегацияләр хуплады.

Рефат Чубаров һәм Людмила Денисова
Рефат Чубаров һәм Людмила Денисова

Ләкин җәнҗал моның белән генә тәмамланмады. Соңрак Русия делегациясе башлыгы Михаил Емельянов, Павел Шперовның ЛДПР федераль исемлеге аша Кырым, Чечня, Акъярдан (Севастополь) сайланганын белдереп, аның легитимлыгын шик астына кую аның өчен тавыш биргән сайлаучыларның легитимлыгын шик астына кую дип каршы чыкты.

Украина делегациясе Шперовның утырышта катнашуына протест белдереп чыгып китте.

Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасының парламент ассамблеясында Төркия Бөек Мәҗлесе рәисе Исмаил Кахраман ассамблеяда рәислекне Украинага тапшырганда Төркиянең алга таба да Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым мәсьәләсен халыкара көн тәртибендә тотачагын, Украинаның бербөтенлеген яклаячагын белдерде. Киләсе ярты елга (июль-декабрь) парламент ассамблеясында рәислек Украинага күчте.

1992 елда төзелгән Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасында Төркия, Украина, Азәрбайҗан, Сербия, Албания, Әрмәнстан, Русия, Романия, Греция, Грузия, Болгарстан, Молдава даими әгъзалар булып тора, тагын 13 ил күзәтүче сыфатында катнаша. Бу оешманың уртак банкы, башка эшче органнары бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG