Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Татарстан-Төркия форумы үтә


Чаллыда Төркия делегациясенә күрсәтелгән техника
Чаллыда Төркия делегациясенә күрсәтелгән техника

Чаллыда үтүче Татарстан-Төркия форумында шәһәр мэры Наил Мәһдиев: "Төркия эшмәкәрләренең дә зурлап эш башлап җибәрүен телибез", дип белдере.

6 июль Чаллыга бер төркем төрек эшмәкәрләре, Төркия парламенты депутатлары килде. Делегацияне Каһраманказан шәһәре мэры Локман Эртрюк җитәкли. Алар КАМАЗ, КИП-мастер ширкәтләрендә, Чаллы педагогия институтында, Кытайның Чаллыдагы суыткычлар җитештерү ширкәтендә булды. 7 июль иртәсендә Татарстан-Төркия форумында катнашучылар IТ-паркта Чаллыда ясала торган техника күргәзмәсе белән танышты.

Матбугат очрашуында Чаллы мэры Наил Мәһдиев якын арада бу төбәктә Европа һәм Азиядән тагын егермеләп ширкәтнең резидент булырга теләвен әйтте.

"Без Чаллыда Төркия эшмәкәрләренең дә зурлап эш башлап җибәрүен телибез. Татарстанда әлеге ил белән эшмәкәрлекне үстерүгә барлык шартлар да тудырылган. Килешүләр төзүдән тыш, чын эшләргә күчәргә вакыттыр. Эшмәкәрлек өчен җирләр бушлай бирелә, салым ташламалары каралган", дип белдерде Наил Мәһдиев.

Халик Инек (с), Наил Мәһдиев, Локман Эртюрк
Халик Инек (с), Наил Мәһдиев, Локман Эртюрк

Төрек республикасы парламенты депутаты Халюк Илек киләчәктә Чаллыда төрек тауарларының җитештерелүенә ышаныч белдерде. “Күп кенә инновацион проектлар нәкъ менә Татарстанда эшли. Биредә таможня һәм сәясәт ягыннан бар шартлар тудырылган" дип белдерде депутат.

8 июль Төркия кунаклары Чаллы Сабантуенда катнаша.

2015 ел 24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерү нәтиҗәсендә ике ил арасында мөнәсәбәтләр бозылгач Чаллы хакимияте Төркиянең Казан шәһәре белән элемтәләрне туктатып торачагын белдерде. Бу элемтәләрнең яңартылу-яңартылмавы әлегә кадәр рәсми хәбәр ителмәде.

XS
SM
MD
LG