Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресска президент Трампның импичменты турында тәкъдим кертелде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты әгъзасы Калифорниядән демократ Брэд Шерман Конгресска президент Дональд Трампка импичмент игълан итү турында тәкъдим кертте.

Шерман әлеге таләпне Трампның Федераль тикшерү бюросы (ФБР) мөдире Джеймс Комины вазифасыннан алып, канун бозды дип аңлата. Коми узган сайлау кампанисясенә Русия тыкшынуын тикшерә иде.

Конгресс вәкиле ФБР мөдире сүзләренә сылтана. Коми Шерманга сөйләвенчә, президент аннан үзенең киңәшчесе Майкл Флинның Русия вәкилләре белән элемтәләрен тикшерүне туктатуны сораган.

Джейм Шерман
Джейм Шерман

Трампның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны әлегә Конгрессның ике генә вәкиле яклый. Демокртлар җитәкчелеге әлеге адымның вакытлы булуына шикләнә. Чөнки импичмент тәкъдиме өчен түбән пулатның күпчелеге тавыш бирергә тиеш, ә анда республиканнарның тавышы 46га күбрәк. Альтернатив вариант буларак, оппозиция Конгресска бәйсез комиссия булдырырга һәм аңа Трамп даирәсе белән Кремль арасындагы сайлау алды элемтәләрен тикешерүне кушарга тәкъдим итә.

Ак йорт сүзчесе Сара Хакаби Сандерс Калифорния демократының тәкъдимен "ахмаклык" дип атады.

XS
SM
MD
LG