Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:14

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев, "Он вам не Димон" фильмны нәтиҗәсендә рейтингы төшкәннән соң, төбәкләргә йөрүдән баш тарта. Сентябрьдә губернаторлар сайлавы булачак төбәкләргә президент Владимир Путин үзе бара.

Быел апрельдән бирле Владимир Путин сайлаулар булачак 16 төбәкнең дүртесендә булды, дип яза "Ведомости". Якын көннәрдә башкаларына да барырга планлаштыра. Медведев исә парламент сайлавы булачак Төньяк Осетиядән тыш, бер генә төбәккә дә бармады. "Бердәм Русия" лидеры хәтта Ярославльдә узган фирка җыенында да булмады.

Президент идарәсенә якын торучы чыганаклар басмага сөйләвенчә, Коррупциягә каршы көрәш фондының "Он вам не Димон" фильмы чыкканан соң һәм илнең төрле төбәкләрендә каршылык чаралары узганнан соң, Медведевның рейтингы, губернатор вазифаларын башкаручыларныкына караганда да, түбәнрәк. Шуңа күә аның төбәкләргә баруы зынялы да булырга мөмкин, диелә.

Апрель ахырында Bloomberg агентлыгы премьерга якын ике чыганакка таянып, Дмитрий Медведевның фильмнан соң рейтингы төшүе өчен борчылуы турында хәбәр иткән иде. "Левада үзәге" сораштыруларына караганда, премьер-министрның вазифасыннан китүен русияләрнең 46 проценты хуплый.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Хисапта күренгәнчә, Медведев коммерцияле булмаган фондлар аша Русия һәм чит илләрдә милек, яхта, авыл хуҗалыгы комплекслары үзләштергән.

Русия премьеры үзе әлеге тикшерүләрне "сафсата һәм буш кәгазь" дип атады.

XS
SM
MD
LG