Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда кыска арага йөзү дөнья беренчелеге Казанда үтәчәк


2022 елда кыска арага йөзү дөнья чемпионаты Казанда узачак. Шәһәрне тәкъдим итү 17 июльдә Будапештта үтте.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренчә, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) 2022 елда кыска арага йөзү дөнья беренчелеген уздыру өчен Казан шәһәрен сайлаган.

Шәһәрне тәкъдим итү дүшәмбе Будапештта үткән. Бу көннәрдә анда су спорт төрләре дөнья беренчелеге уза. Татарстан башкаласыннан тыш бу бәйгедә Казанның көндәшләре буларак Тайвань башкаласы Тайбэй һәм Кытайның Һонконг шәһәрләре катнашты.

2024 елда халыкара турнирны үткәрү хокукын Будапешт алган.

Кыска арага йөзү беренчелеге ике елга бер уздырыла. Програмга 25 метрлы бассейнда йөзү генә керә. Турнир тарихында иң күп медальләрне АКШ, Австралия, Кытай һәм Швеция яулады.

XS
SM
MD
LG