Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкамәсе Немцов эше нигезендә хөкем ителүчегә 6 мең евро түләү турында карар чыгарды


Тамерлан Эскерханов (уртада)
Тамерлан Эскерханов (уртада)

Европа кеше хокуклары мәхкамәсе Борис Немцов эше нигезендә хөкем ителүче Тамерлан Эскерхановка алты мең евро күләмендә компенсация түләү турында карар чыгарды. Эскерханов тикшерү изоляторында яшәү шартларына һәм Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе гамәлләренә зарланган булган.

Шундый ук мөрәҗәгатьләр белән абыйлы-энеле Анзор һәм Шадид Губашевлар да чыккан. Ләкин Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе аларның гаризаларын кире каккан. Губашевлар Русия хакимиятләре белән мәхкәмәгә кадәр төзелгән килешүнең нечкәлекләрен дөньяга чыгарган, шуңа күрә аларның гаризалары кире кагылган диелә.

Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов 2015 елның февраль ахырында Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелде.

13 июльдә Мәскәү хәрби мәхкәмәсе эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы "Север" батальоны офицеры, Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип танылган Заур Дадаевны 20 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем итте. Моннан тыш шул ук эш нигезендә Анзор һәм Шадид Губашевлар 19 һәм 16 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Хәмзәт Бахаев 11 еллык, Тамерлан Эскерханов 14 еллык җәза алды.

Немцов гаиләсе адвокатлары җинаять ачылмаган дип саный, чөнки үтерергә кушучылар һаман иректә диелә. Немцовның кызы Жанна әтисенең үлеме нигезендә күптән түгел чыгарылган хөкем карарын шикаять итте. Аның адвокатлары җинаятьне дәүләт эшлеклесен үтерү буларак карарга кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG