Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 07:36

Казакъ теленең латин имласы нигезендә яңа әлифбасы 2017 ел ахырына әзер булачак


Казакъстанның мәгариф һәм фән министры Ерлан Сагадиев

Казакъ әлифбасының латин имласындагы яңа стандарты 2017 ел ахырына әзер булачак. Бу хакта Казакъстан мәгариф һәм фән министры Ерлан Сагадиев белдерә.

Министр сүзләренчә, аннан соң казакъ телен латин имласына күчерү эшләре башланачак.

Апрель урталарында Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчү графигын төзергә кушты. Президент сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш. Назарбаев бу "сәяси сәбәпләргә бәйле", дип аңлата.

Казакълар 1929 елдан 1940 елга кадәр латин имласын кулланды. Ул гарәп графикасына алмашка килде. 1940 елда казакъ әлифбасы кирил имласына күчте.

Совет берлеге таркалганнан соң Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗанда кириллицадан латин имласына күчү бара. Күптән түгел Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева моңа каршы белдерү ясады. Аның фикеренчә, кирил әлифбасын элекке Совет берлеге республикалары җирлегенә кире кайтарырга кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG