Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 15:53

Башкортстан делегатлары конгресс корылтае "тусовка" булмас дип өметләнә


Татар конгрессының VI корылтае делегатлары арасында Башкортстан вәкиле Алик Локманов

2-5 август Казанда узачак Дөнья татар конгрессының VI корылтае Башкортстан татар җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә. Азатлык форум делегатларының фикерләрен белеште.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе, VI корылтай делегаты Кадерле Имаметдинов делегатларның гадел сайланмавын белдерде.

“Башкортстаннан конгресска баручы 60 делегатның бер өлеше татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан тупланды. Мәсәлән, милли-мәдәни мохтарияткә – 5, “Берлек” оешмасына 5 урын бирелде. Марат Шәрипов җитәкчелек иткән “Рамазан” төрки-агарту үзәгенә ике урын бүленде. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенә нибары бер урын. Бу гадел түгел.

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

Форумнан нәрсә көтәм? Аның эшчәнлегенә килгәндә, узган конгрессларда Башкортстан проблемнарын күтәрү тиешле дәрәҗәдә булмады. Узганында милли-мәдәни мохтарият рәисе Римма Үтәшева татар оешмалары вәкилләре әзерләгән чыгышны инкарь итеп, үзенекен укыды. Быелгысы белән дә шулай килеп чыгуы ихтимал. Дөрес, секцияләрдә нидер күтәреп була, ләкин мин пленар утырышта, барлык дөнья алдында ясалган чыгыш нәтиҗәлерәк булыр иде дип исәплим. Шулай да безнең проблемнарны чыгарыр мөмкинлек булыр дип өметләнәм”, – ди Кадерле Имаметдинов.

Социология фәннәре докторы, Башкортстан татарлары конгрессының элекке җитәкчесе, VI корылтай делегаты Рушан Галләмов тел мәсьәләсен ассызыклый.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

“Мин конгресста Русия президенты Владимир Путин да катнашыр дип уйлыйм. Заманында Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов Башкортстанда татар булу авырлыгын ил дәрәҗәсендә яңгыраткан иде. Бу юлы да җиткерә алырбыз дип уйлыйм. Шәхсән мине илдәге милләтләрнең, телләрнең саклануы борчый. Без Русиядә яшибез, андагы дәүләт теле урыс теле. Мин калган халыкларның телләре компактлы яшәгән урыннарда рәсми статуска ия булырга тиеш дип исәплим. Шул исәптән Идел буендагы төбәкләрдә дә. Бәлки федераль дәрәҗәдә татар теленә рәсми статус бирүне дә күтәрергә вакыттыр”, ди Рушан Галләмов.

Билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты, VI корылтай делегаты Илдар Габдрафыйков федераль үзәк һәм Татарстан арасындагы шартнамә мәсьәләсенең хәл ителәчәген әйтә:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

“Мин бу чара милли үсешкә яңа сулыш бирер дип ышанам. Форумның көн тәртибендә федераль үзәк белән Татарстан арасындагы ике яклы килешү мәсьәләсе дә күтәрелер дип уйлыйм. Бу - сепаратчылык түгел. Бу - федераль дәрәҗәдә позициябезне белдерү.

Конгресста телне саклау, ассимиляциягә каршы тору өчен ниләр эшләү кирәклеге кебек мәсьәләләр дә тикшерелер дип ышанам. Башкортстанда соңгы елларда позитив үзгәрешләр булса да, милли, шул исәптән татар мәсьәләсендә чишелмәгән проблемнар да кала килә. Соңгы чорда оешкан Башкорт халкы конгрессы кебек оешмалар, деструктив көчләр татарга каршы чыгышлар ясый. Без бергәләп тату яшәү юлларын эзләргә тиеш. Алар конгрессның резолюциясенә дә керер дип өметләнәм”, ди Илдар Габдрафыйков.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов форумга делегат итеп сайланмаса да, аңа өмет баглый. Ул анда Башкортстан татарларының тел статусы да күтәрелсен иде дигән теләк белдерә.

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов

“Мине Уфада узган Башкортстан татарлары конгрессы корылтаена кертмәделәр, Казанда узачак конгресс делегаты да түгелмен. Ләкин анда безнең вәкилләр бара. Биш елга бер үтә торган чарадан милләтне саклау һәм үстерү юлында нәтиҗәләр өмет итәбез. Мин форумда Башкортстандагы татар теленә дәүләт теле статусы мәсьәләсен күтәрү кирәк дип исәплим. Конгресстан кайту белән делегатлар зур аудиториядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырып, безнең алда хисап тотарга тиешләр. Конгресстагы эшчәнлекләре белән таныштырырга, форумда кабул ителгән карарлар нигезендә алдагы эш юнәлешләре билгеләнергә тиеш. Югыйсә, бу татарларның халыкара “тусовка”сы гына булачак”, ди Рәмил Хөсәенов.

Без делегация җитәкчесе, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локмановның да фикерләрен белештек. Ул чарага әзерлек, ясалачак чыгыш турында сөйләде.

“Дөнья татар конгрессының VI корылтаена Башкортстаннан 60 делегат сайланды,10 кунак һәм 11 журналист катнашачак. Форумда ясау өчен чыгыш әзерләнә.

Алик Локманов
Алик Локманов

Алда күп кенә чишелмәгән проблемлар тора. Берничә эре мәсьәлә бар. Без Башкортстанда миллион ярымга якын татар яшибез. Безнең күплекне искә алып Дөнья татар конгрессыннан Башкортстан татарлары белән эшләү өчен бүлек төзелде. Башкортстанда эшләү өчен дүрт урын булдырылды. Безнең татар оешмалары мәдәни чаралар уздырып тора, ә менә мәгариф белән даими эшләүче юк иде. Шул дүрт кешенең берсе мәгариф мәсьәләләре белән генә шөгыльләнер дип уйлыйм. Бәлки мәгариф буенча махсус програм да эшләү кирәк булыр.

Русиянең яңа мәгариф стандартлары буенча дәреслекләр Мәскәүдә тикшерелеп, алар белән укыту өчен рөхсәт алынырга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен лицензияләү үзәге Казанда булырга тиеш. Барлык илдә татар теле һәм әдәбияты Казанда басылган китаплар буенча укытылырга тиеш. Югыйсә Уфада татар теле китапларын әзерләп чыгару мисаллары булды. Ул китапларны укытучыларның бер өлеше кире какты.

Без Татарстан Язучылар берлегенең дә статусын күтәрү яклы. Татарстан Язучылар берлеге Русиянең татар язучылары берлеге булып үзгәртелсә, без Башкортстанда аның бүлекчәсен дә ача алыр идек. Башкортстанда миллион ярым татарның сәләтләре дә күп, татар әдәбияты бер һәм бүленмәс. Башкортстанның каләм ияләрен дә гомум әдәби процесска кертү өчен статусны күтәрү таләп ителә.

Татар телендә федераль радио да, гәзитебез дә юк. Аларны да булдырырга вакыт. "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең Башкортстандагы бүлеген дә зурайтасы иде. Югыйсә, анда эшләүче ике кеше кыска хәбәрләр әзерләүдән узмый. Без түгәрәк өстәлләр, аналитик тапшырулар да әзерләү өчен хәбәрчеләр бүлеген зурайтуны таләп итәбез. Чыгышка шундый башка мөһим мәсьәләләр, тәкъдимнәр дә керә”, диде Алик Локманов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG