Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:26

Буа районында яңа уку елы алдыннан Әхмәт, Таккавар, Яскуль авылларындагы башлангыч мәктәпләр ябылган. Әхмәтләр мәктәпне ябар алдыннан авыл халкы җыены үтмәде, фикеребез исәпкә алынмады дип белдерә.

Буа районы мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Ханбиков Азатлыкка яңа уку елы алдыннан өч башлангыч мәктәпне япканнарын әйтте. Ул икесен – Әхмәттә һәм Таккавардагы (русча Таковары) мәктәпләрне атады, ә өченчесен исенә төшерә алмады. "Хәтерләмим, исемлекне карау кирәк", диде. Беркадәр вакыттан соң шалтыраткач кына, өченче мәктәпнең Яскуль авылында ябылганын әйтеп бирде. Әхмәт – татар, Таккавар һәм Яскуль – чуаш авыллары.

"Алар дәүләт куйган таләпләрне үтәми иде. Ашау оештырылмаган, пешекче юк, физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлекләре дә булдырылмаган. Балалар йөреп укыячак мәктәпләр капиталь төзекләндерелгән, без ата-аналар белән сөйләшеп торабыз, йөртеп укыту аларның теләге иде", диде Ханбиков.

Халык җыены беркетмәләре бар

Азатлык мәгариф идарәсе башлыгыннан мәктәпләрне ябар алдыннан авыл халкын җыеп сөйләштегезме, аларның ризалыгын алдыгызмы дип сорады. "Халык җыены беркетмәләре бар. Аны прокуратура тикшерә бит", ди Илгиз әфәнде.

Русия мәгариф кануны нигезендә авылдагы мәктәп үзгәрешләр көтелгәндә һәм ябылганда анда яшәүче халык белән килештерелергә тиеш.

Әхмәт авылы мәктәбе
Әхмәт авылы мәктәбе

Быел җәй буе Буа районы Әхмәт авылы халкы мәктәпне ябачаклар дип борчылган.

Әхмәт авылында Гөлия һәм Азат Бәшировлар кызлары Алинәне өченче сыйныфка Яңа Чәчкабка йөртеп укытуга каршы. Бәшировлар үз хуҗалыклары белән көн күрә. 22 баш эре терлекләре, шул исәптән ике баш атлары һәм 8 баш савым сыерлары бар. Әхмәттән Яңа Чәчкабка өч чакрымнан аз гына артыграк. Ике арада асфальт юл.

Югары сыйныфларның дәресләре беткәнен көтеп дүрткә кадәр тилмереп утырачаклар

"Нигә ябулары турында безгә беркем дә аңлатмады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәпне япмауны сорап хат яздык. Җавап килде, үзе язмаган, кемнәрдер язган. Алар мәктәбегездә кайнар ризык әзерләнми дигән сәбәп тапкан. Яңа Чәчкабка барган очракта да алар анда нәрсә ашый соң? Югары сыйныф укучыларының дәресләре беткәнен көтеп дүрткә кадәр тилмереп утырачаклар. Безнең мәктәптә техничка бар, ул чәен куеп эчерә, район мәгариф бүлеге печенье һәм башкасын биреп тора. Дәресләре бердә бетә иде. Безнең балаларны Яңа Чәчкабка җибәрәсебез килми. Иртән салкыннарда торып йөрү дә уңайсыз бит", ди Гөлфия Бәширова.

Аның сүзләренчә, мәктәп ябыла дигәч, укучылар янына кереп-кереп елап та чыгучылар булган. "Халык каршы, бездән сорап торучы да булмады. Мәктәп ябылуның авылның бетүенә йогынты ясаячагы һәркемгә дә билгеле. Мәктәп эшләсә, әлегә укырга керердәй кечкенә балалар бар", ди Гөлфия ханым.

Әхмәт авылы Яңа Чәчкаб авыл җирлегенә карый. Назыйф Хисамов 12 елдан артык монда башлык булып эшли. Аның сүзләренчә, 12 ел элек бу җирлектә (Яңа Чәчкаб, Әхмәт, Куҗак һәм Кыр Тәүгелдесе) 918 хуҗалык булса, бүген 820гә калган. Фермаларны Кайбычка күчергәнгә сыер савучылар шунда йөреп эшли дип әйтә. Күпләр Бәшировлар кебек терлек тота, шикәр чөгендере үстереп сата. Хисамов фикеренчә дә, авыл халкына эш булмау һәм мәктәп ябылу яшь гаиләләрнең авылда калуына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Ник бездә ябалар, ә Кыр Тәүгелдесендә кала?

Мәктәп ябылмаса, Әхмәттә башлангычта барлыгы биш укучы булыр иде. Быел ике укучы беренче сыйныфка керә, тагын икәү өченче сыйныфка, берәү дүртенче сыйныфка күчкән. Әхмәттә мәктәпне район хакимияте узган уку елы алдыннан япмакчы булган инде.

"Тавышлангач мәктәбебезне саклап кала алган идек. Авыл җирлеге башлыгы килде, әти-әниләрне, укытучыларны җыеп даулашканнан соң калдырырга булган иделәр", ди Бәширова.

"Ник бездә ябалар, ә Кыр Тәүгелдесендә кала? Анда башлангычта алты бала, бер укучыга гына артык?" дигән сорау да куя әхмәтләр. Нигә Русиянең мәгариф канунында язылганча, авылда мәктәптә үзгәрешләр була калганда ата-аналар белән килештерү кирәк дигәнне оныталар икән дип тә аптырыйлар.

Әхмәттә моңа кадәр балаларга белем биргән укытучыга башка эш тәкъдим ителгән. Ул Яңа Чәчкабта башлангычларны укытачак.

Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хисамов мәктәп мәcьәләсендә теге якка да, бу якка да басмаган. Азатлык белән сөйләшкән вакытта ул Яңа Чәчкаб мәктәбен күптән түгел биш миллион сумга төзекләндергәннәрен, компьютерлар белән заманча җиһазлануын, башка авыл балаларын мәктәп автобусы йөртүне генә телгә алды.

Рөстәм Миңнеханов (уңнан өченче) һәм Энгел Фәттахов (уңнан дүртенче)
Рөстәм Миңнеханов (уңнан өченче) һәм Энгел Фәттахов (уңнан дүртенче)

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Мөслимдә булган еллык киңәшмәсенә 15 августта президент Рөстәм Миңнеханов та килде. Киңәшмәдә татар мәктәпләренең бүгенге хәле һәм киләчәге турында сүз булмады. Бары тик Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов кына "ана телен укытуда чаралар җитәрлек түгел", дип әйтте.

Фәттахов сүзләренчә, ул үзе район башлыклары белән милли мәгариф турында сөйләшүләр үткәргән. "Муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Сездән күп нәрсә тора. Бу сорауларны контрольдә тоту сезнең кулда", ди министр.

* * * *

Русия төбәкләрендәге татар мәктәпләре дә үзгәрешләргә дучар. Быел Төмән өлкәсендәге Тубыл районы Хуҗайлан тугыз еллык мәктәбенең башлангычка калдырылачагы билгеле булды, авыл халкы балаларны урыс мәктәбенә йөртеп укытуга каршы. Әгерже районы Тәбәрле халкы да мәктәпләрен башлангычка калдыруга риза түгел.

Узган ел җәй башында Татарстанның Теләче районындагы Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугыз еллыкка калдырырга һәм Лесной, Шармаш тугыз еллык мәктәпләрен башлангыч итеп, укучыларны йөртеп укытырга җыенулары билгеле булды. Алан халкы имзалар җыйды, мәктәпләрен үзгәртү белән килешмәүләрен Татарстан президентына, Дәүләт шурасы рәисенә, мәгариф министрына җиткерделәр. Нәтиҗәдә урта мәктәпләр һәм Шармаш тугыз еллык мәктәбе ничек бар, шулай сакланып калды. Лесной мәктәбе барыбер үзгәртелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG