Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министры: "Туган телне белмәү бик үк дөрес түгел"


Сулдан уңга: Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия мәгариф министры Ольга Васильева (архив фотосы)
Сулдан уңга: Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия мәгариф министры Ольга Васильева (архив фотосы)

Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева төбәкләрдә урыс теленнән тыш дәүләт теле буларак башка теллләрне дә өйрәнү укучыларның хокукларын бозмый, дип саный.

Бу хакта ул 30 августта гомумрусия ата-аналар җыелышында әйтте. "Әгәр син Башкортстанда яки Татарстанда тугансың, яшисең икән, (җирле - ред.) телне белмәү, минемчә, бик үк дөрес түгел", дип белдерде Васильева.

Җыелышта ул шулай ук Русия Конституцион мәхкәмәсенең Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту турында мәсьәләне инде өйрәнгәнен һәм бу тәрбия һәм уку иреге хокукын бозмый дигән нәтиҗәгә килүен хәтерләтте.

Министр канәгать булмаганнарга шикаятьләрне туры аңа җибәрергә тәкъдим итте. "Мондый мөрәҗәгатьләрне минем исемгә юллагыз, без канун бозу очракларын өйрәнербез", диде ул.

Васильевага милли республикаларда дәүләт телләрен мәҗбүри укыту турында сорауны Башкортстан, Татарстан, Чуашстан һәм Комидан әти-әниләр җибәргән. Азатлык узган атна "Урыс телле ата-аналар комитеты"ның Русия мәгариф министрына хат әзерләгәне турында язган иде.

Русия президенты Владимир Путин баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана теленең ихтыяри укытылуын тикшерүгә йөкләмә биргән. Моңа кадәр Йошкар-Олада ул урыс теленнән башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаганлыгын белдергәннән соң бу мәсьәләдә киеренкелек артты.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов исә Азатлыкка "Уку-укыту програмнары федераль үзәк кануннарына туры килә, федераль стандарларны үтибез, Русия мәгариф һәм фән министрлыгыннан дәгъвалар юк", дип белдерде.

2004 елда Русия Конституцион мәхкәмәсе Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак укытуны кануный дип тапкан иде.

XS
SM
MD
LG