Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә биш иң яхшы фильм. Белгеч киңәше


Илшат Рәхимбайның кыска метрлы "Күз алдыңа китер" ("Представь") нәфис фильмыннан күренеш
Илшат Рәхимбайның кыска метрлы "Күз алдыңа китер" ("Представь") нәфис фильмыннан күренеш

5 сентябрь Казанда XIII халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Азатлык, кино сәнгате белгечләре фикеренә таянып, фестивальдә карарга киңәш ителгән биш фильмны тәкъдим итә.

Быел фестивальгә дөньяның 62 иленнән 781 әсәр җибәрелгән. Бәйге програмына сайланган иң яхшы 60 фильм арасында Татарстаннан да 13 әсәр бар. Фильмнар 6 номинациядә көч сынаша. Шушы күпсанлы фильмнар арасыннан иң яхшыларын һәм кызыклыларын ничек сайлап алырга? Азатлык сораштырган белгечләр карарга киңәш ителгән биш фильмны атады.

1. "СОФИЧКА", Русия

"Софичка" фильмы – танылган режиссер Александр Сокуров шәкерте Кира Коваленконың режиссер буларак беренче эше. Картина Фазыл Искәндәрнең 1995 елда язылган повесте буенча төшерелгән. Әсәр таулар арасында сыенган кечкенә абхаз авылында яшәүчеләрнең гыйбрәтле язмышын сурәтли.

Картинадагы хәлләр Икенче дөнья сугышына кадәр, сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы ун ел эчендә бара. Дөньяны тетрәткән бу зур вакыйга фонында гади кешеләрнең катлаулы язмыш җебе үрелеп-чуалып алга тәгәри. Сюжет бер сызык буйлап кына бармый, бер караганда өзек-өзек сөйләнгән хикәя әкренләп фильм каһарманнары тормышының тулы картинасына әверелә.

Баш героиня үз-үзе белән әңгәмә кора: яшь вакытында ул үтерүче кулыннан һәлак булган иренең туганнары белән бергә Себергә киткән. Сөргеннән ул картаеп, чыныгып һәм ныгып кайта, әмма тормыш авырлыкларына карамастан, бәгыре катмаган, ул кешелеклелеген саклап кала алган.

2."АМУН", Русия

Азәрбайҗан режиссеры Әнәр Габбасов Русиядә яши, ул Алексей Учитель шәкерте. “Амун” фильмы – риваять. Тормышны ничек бар, шулай кабул итүче, шөбһәчел холыклы Петр гаилә фаҗигасеннән соң Яһүд чүленең нәкъ үзәгенә Амун атлы бер картны эзләп китә.

Бу картның чынлыкта булу-булмавы да билгесез, тик кеше сөйләвенчә, ул имче, дәвалау сәләтенә ия. Уттай кызган комнар аша чүлне ерып чыкканда Петрның инану ныклыгы тикшерелә, ул Библиядә тасвирланган вәсәвсәләрне җиңеп чыгарга мәҗбүр. Чүлдәге сусызлыктан да куркынычрак нәрсә – иман зәгыйфьлеге икәнен аңлый. Хыялый күренешләр белән катнашып, узган гомеренең вакыйгалары өзек-өзек булып Петрның күз алдына килә, уйлары хисләр белән чуала. Баш каһарман үзен үзе корбан итү аша яңадан яшәргә өйрәнә.

3."СУМАКАЛ", Непал

Фильм кечкенә генә бер бистәдә оешкан кызлар футбол командасы турында. Халык, борынгыдан килгән гадәт буенча, кызларны 12-14 яшьтән үк кияүгә бирергә күнеккән. Ләкин бистә мәктәбендә эшләүче физкультура укытучысы, футбол такымы төзеп, кызларга дөньяда башкача тормыш та булырга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Картинада һәр кызчык – аерым бер холык, персонаж буларак ачылган. Кияүгә чыгып, башкаларныкыннан берни белән аерылмый торган тормышка әзерләнгән бу кызчыклар, футбол уйный башлагач, төрле ярышларда катнашу мөмкинлеге ала, дөньяга чыгалар.

Әдилә Хәйбуллина
Әдилә Хәйбуллина

"Бу гаҗәеп бер тарих. Зур тәэсир алдым. Мондый әйбер сирәк очрый, безнең фестиваль булмаса, мин менә шундый кечкенә бистәләр булуын, аларның ничек яшәвен, һәм бер кешенең инициативасы ниләргә китерә алуын белмәгән дә булыр идем”, дип сөйләде Азатлыкка фествиальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы, кино белгече Әдилә Хәйбуллина.

4. "БАЛЧЫК ПАТШАЛЫГЫ", Бангладеш

Фильмны Лос-Анжелес кино мәктәбе вәкиле төшергән. Бу – кечкенә бер авылда яшәүче 11 яшьлек Җамал атлы малай тарихы. Ул артык кайгы күрми генә әнисе белән яши, велосипед остаханәсендә эшли, кайчакта кечкенә кызның мәктәп букчасын алып кайтырга булыша. Кызның әти-әнисе – Җамал гаиләсенең хуҗалары дияргә була, хезмәт күрсәткән өчен алар бу гаиләгә сыенырга урын биргән.

"Балчык патшалыгы" – Бангладешка сәяхәт, бу илнең гореф-гадәтләре, йолаларын аңларга омтылыш. Бангладешта кешеләр һаман да борынгы гадәтләр буенча яши. Беренче кадрларда ук Җамалның дус кызын сабый килеш кияүгә бирүләрен күрәбез. Балалар бу гадәткә каршы торырга маташа – кызчык Җамал белән бергә “туй кортежыннан” кача, әмма зурлар дөньясы – кияүнең һәм аның гаиләсенең хезмәтчеләре балаларны барыбер куып тота. Кызны зур йортка алып китәләр, ә Җамал шушы көннән соң үзенең гамьсез тормышының тәмен югалта. Ул яңа дуслар табарга омтылып карый һәм “Айда сихерчеләр яши микән” дигән җитди сорауларга җавап табарга тырыша. Малай мәктәпкә укырга керергә хыяллана, ләкин зурлар дөньясы янәдән барысын да катлауландыра. Ә гади бала хыяллары буй җитмәслек була башлый.

5. "ЛЕНИННЫ ҖИРЛӘРГӘМЕ?", Русия

"Ленинны җирләргәме?" – фарс жанрына якын көлке бер тарих, актерлары бик яхшы сайланган. Аэропорт, һәммәсе Мәскәүдән Ульянга килергә тиешле самолетны көтә. Очкыч гел тоткарлана, һәм барысы да шушы мифик Ульянга очып китәргә тели. Гадәттәгечә, төрле яшьтәге һәм типтагы кешеләр җыела. Алар арасында аралашу бара, мөнәсәбәтләр туа, шул арада алар Ленин турында да фикер алыша башлый.

ТАТАРЧА КИНО БУЛАМЫ?

Быел Татарстанда төшерелгән фильмнар өчен "Милли кино" дигән аерым номинация булдырылды. Аңа 10 фильм кергән: “Мирас угы” анимацияон фильмы, татарчага тәрҗемә ителгән "Хәбиб Аллаһ Мөхәммәд. Пәйгамбәрлек итү һәм нәсел шәҗәрәсе" мультфильмы, “Соңгы романтиклар вакыты”, “Хәлимә”, “Диагноз”, “Нәҗибә”, “Юлдан язган угыл”, “Жәннәт”, “Айсылу. Фильм”, “Тапшырылмаган хатлар”.

Моннан тыш, фестивальнең төп бәйгесенә кергән 60 фильм арасында Татарстанда төшерелгән өч картина бар. Илшат Рәхимбайның кыска метрлы "Күз алдыңа китер" ("Представь") нәфис фильмы, кыска метрлы документаль ленталар арасында Ренат Хәбибуллинның "Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" һәм Байбулат Батулланың "Кыскарту" (“Сокращение”) дип аталган эшләре фестиваль бүләкләре өчен көрәшәчәк. Соңгысы "Яшь Русия" дип аталган номинациягә кертелгән.

Башкорт күршеләребез фестивальдә ике картинасын тәкъдим итә. Берсе – Фәрзәнә Үтәмбаеваның “Кыргый” дип аталган кыска метрлы уен фильмы. Икенчесе – кыска метрлы документаль фильм, ул “Җиде кыздан торган театр” дип атала. Сугыш башланган елны бер кечкенә авыл клубында оешкан театрдан ирләр фронтка китә дә, үзләренең йөргән кызларын театрны саклауларын үтенәләр, 3-4 айдан дошманны куып җибәреп, кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирәләр. Җиде актриса көн саен уйнарга ант итә, безнең өчен сәхнә – фронт сызыгы булыр, диләр алар. Халык рухын күтәреп, сугышта иң ышанычлы калкан булырлык итеп күңелләренә өмет-ышаныч салып тору – шушы аларның максатына әверелә. Ләкин алар әле бу вакытта сугышның озын-озак 4 елга сузыласын белми. Кыенлыкларга карамастан, алар үз антларын тота.

Башкортстандагы 36 театрдан сугыштан соң нибары җидесе генә кала. Шулар арасында “Җиде кыз театры” да була, бу театр әле һаман да исән, хәзер ул Салават шәһәре Башкорт дәүләт драма театры буларак эшли.

Моннан тыш, фестиваль кысаларында татар тамашачысына кызык булырлык берничә иҗади очрашу һәм презентация узачак. Шулар арасында Русия күләмендә кино йолдызлары катнашында презентацияләр игътибарны җәлеп итә. Аерым алганда, Марат Бәшәров катнашында төшерелә торган "Мулла" фильмы турында сөйләячәкләр. Русиядә төшерелгән "Алтын Урда" сериалын тәкъдим итәргә Казанга Амедиа студиясе продюсеры Рубен Дишдишян килә, презентациядә шулай ук сериалда уйнаган җырчы һәм актриса Эльмира Кәлимуллина да катнашачак. Танылган актер Владимир Вдовиченков катнашында “Байгал” фильмы презентациясе дә көтелә. "Мунча ташы" театры студиясе "Котырган меңлек" кинокомедиясен тәкъдим итә. Продюсер Альберт Шакиров һәм режиссер Айдар Габдрахманов катнашында "Бабайлар да булдырган" фильмын тәкъдим итү дә көтелә.

Фестиваль кысаларында Салават Юзиев фильмнары ретроспективасы узачак, аның “Валдайдан Алтайга кадәр”, “Корбан-роман”, “Татарометражки” дигән эшләрен күреп булачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG