Астана шәһәрендә узган Сүриягә кагылышлы чираттагы сөйләшүләрдән соң дөнья күргән белдерүдә тынычлык Димәшкнең төньягындагы Көнчыгыш Гутада һәм Идлиб, Холм, Латакия, Халеб, Хам вилаятләрендә урнаштырылачак диелә.
Төркия матбугат чаралары язуынча, Идлиб өч өлешкә бүленәчәк: Төркия һәм Сүриянең уртача оппозициясе төньяк-көнбатыш районнарын, Сүрия хөкүмәте һәм Иран гаскәрләре - көньяк-көнчыгышны, Русия көчләре ике район арасын контрольдә тотачак.
Русия, Төркия һәм Иран Астанада Сүриягә кагылышлы сөйләшүләрнең багучылары (спонсорлары) булып тора. Әлеге очрашу Женевада Сүрия турында БМО арадашлыгы белән узучы сөйләшүләрдән аерым уза.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.