Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:44

Казанның Иске татар бистәсендә туып-үскән, аның тарихын барлаган, җан өрергә тырышкан Нурания Биктимерова вафат. Бу хәбәрне Азатлыкка аның улы Әнвәр раслады.

Нурания Биктимерова 24 сентябрьнең кичендә бакыйлыкка күчкән. Аңа 82 яшь иде. Улы Әнвәр әнисенең соңгы көннәре турында сөйләде.

"Гомумән алганда, сәламәтлеге какшаган иде, әмма аякта йөри иде. Акылы аек булды, актив иде. Кичә безне бакчага озатты, ә үзем кунакка Коръән ашына барам диде. Кайтсак, егылган. Аңын югалган вакытта җан биргән диде табиблар. Әни 12 битле дәфтәр язып калдырды, ул үлемгә әзер иде", диде Азатлыкка аның улы Әнвәр.

Нурания Биктимерова белән хушлашу сишәмбе, 26 сентябрьдә Казанның Каюм Насыйри урамындагы 42нче йортта иртәнге сәгать 10да булачак. Ул Яңа татар бистәсе зиратында җирләнәчәк.

Казанның Иске татар бистәсенең тарихын өйрәнгән Нурания Биктимерова төрле чараларда актив катнаша иде. Ул Иске татар бистәсендә туган кеше буларак, яшьләргә тарихны сөйләп калдырырга тырыша иде.

Узган ел Азатлык аның белән әңгәмә корды. Ул Иске татар бистәсе матурланды, тәртипкә китерелде, әмма җансыз, рухы калмады дип сөйләде. Бирегә Иске татар бистәсендә элек яшәгәннәр кире әйләнеп кайтырга тиеш, алар биредә яши башлагач кына Иске татар бистәсе җанлачак дигән иде ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG