Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:49

Төмәннең татар ханлыгы чорына караган җир катламы юк ителгән


Төмән шәһәренең борынгы ханлык чорына караган "Чимги-Тура" дип аталган федераль әһәмияттәге археологик истәлек урынында салынган юл

Төмән галимнәре борынгы ханлык чорына караган "Чимги-Тура" дип аталган федераль әһәмияттәге археологик истәлек урынында канун бозып юл төзү эшләре башкарылганын ачыклаган. Тарихи-мәдәни катламны кем җимергәнен тикшерү эше башланган.

26 сентябрь Төмән өлкәсенең тарихи-мәдәни истәлекләрне саклау һәм куллану комитеты (алга таба - комитет) вәкилләре, галимнәр Төмән шәһәренең борынгы ханлык чорына караган "Чимги-Тура" дип аталган федераль әһәмияттәге археологик истәлек урынының бер өлеше юк ителгән дигән нәтиҗә ясады. Алар шәһәр үзәгендәге юл төзелешен үз күзләре белән караганнан соң әнә шундый карарга килде.

Юл төзүчеләр мәдәнни-археологик әһәмияттәге катламны тулысынча казыган һәм өстенә асфальт салган. Димәк, Урта гасырлардагы татар шәһәре Чимги-Тура турында тарихи мәгълүмат та, табылырга мөмкин табылдыклар да тулысынча юк ителгән дигән сүз.

Комитет юл төзүче ширкәт Русиянең мәдәни мирасны саклау кануннарын бозып эш итә дигән карар чыгарды. Ширкәт үз гамәлләрен тарихи-мәдәни истәлекләрне саклау һәм куллану комитеты белән килештермәгән һәм алардан рөхсәт алмаган. Юл төзү эшләрен кайсы ширкәт башкарганы әлегә ачыкланмаган, комитет бу мәсьәләдә тикшерү эшләре башлаган. Русия кануннарына күрә, мәдәни катламны җимергән ширкәт штраф түләргә тиеш булачак.

22 сентябрь галимнәр Төмән ханлыгына кагылышлы урыннарны, аерым алганда, Комунны һәм Фридрих Энгельс исемендәге урамнарны караганда юл төзү эшләренә тап була. Төмән дәүләт университетының археология һәм этнография лабораториясе җитәкчесе, профессор Наталья Матвеева тарихи катламнарны җимереп юл салуга борчылып комитетка хат юллый.

Наталья Матвеева
Наталья Матвеева

Матвеева сүзләренчә, Төмән ханлыгы башкаласы Чимги-Тура урыны хәзерге Русия территориясендә Урта гасырларда булган бик сирәк шәһәрләрнең берсе. "Юл салуны дәвам иткәндә мәдәни катлам тагын да юк ителәчәк. Комитет төзелеш эшләрен туктатырга тиеш. Һәм алга таба бу мәдәни катлам тирәсендәге җирләрдә археологик тикшерү эшләрен планлаштыру да кирәк. Аның чыгымнарын юл төзүчеләр түләргә тиеш", ди Матвеева.

22-23 сентябрь Төмәндә "Төмән өлкәсе татарлары һәм себертатарларның тарихи-мәдәни мирасы" исемле фәнни-гамәли конференция узды. Аның кысаларында себертатарларга кагылышлы тарихи урыннарны да карадылар.

Әлеге конференция вакытында чыгыш ясаган галимнәр арасында Төмән шәһәренә 1586 елда нигез салынмаган, ә XIV гасырда ук яшәп килгән татар шәһәре булган дип белдерүчеләр булды. Русия хакимиятләре хәзер татар тарихын сызып ташларга омтылып бу җирләргә руслар килгәннән соң гына шәһәр төзелә башлаган дигәнне халык аңына сеңдерергә тырыша. Быел 29 июльдә шәһәр көне дип Төмәннең 431 еллыгы бәйрәм ителде. Нәкъ шушы көнне бер мәйданчыкта татарларга да Сабантуй бәйрәмен үткәрү мөмкинлеге бирелде.

Төмән ханлыгы башкаласы Чимги-Тура булган урынның хәзерге күренеше
Төмән ханлыгы башкаласы Чимги-Тура булган урынның хәзерге күренеше

"Чимги-Тура" дип аталган федераль әһәмияттәге истәлек урынында төрле елларда археологлар татар тарихына кагылышлы табылдыкларга тап булган иде инде. 2009 елда казу эшләре вакытында археолог Татьяна Рафикова биредә IX гасырдан XVII кадәр чорлардагы төрле корылма калдыкларына таба. 2011 елда археолог Татьяна Матвеева бронза тәңкә һәм шәрык савытына тап була. Ул елда галимнәр Төмән ханлыгыннан сакланып калган 30-40 сантиметр тирәнлектә мәдәни катламда казу эшләре башкара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG