Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" милли хәрәкәтенең социаль челтәрдәге төркеменә һөҗүм оештырылган


3 октябрьгә каршы төндә "Башкорт" милли хәрәкәтенең Вконтактедагы төркемен билгесез кешеләр "ватып кергән" һәм 2015 елга кадәр булган бөтен мәгълүмат сөртелгән.

Администраторлар төркемне иртәнгә генә үз кулларына ала алган.

"Миңа төнлә билгесез номердан шалтыраттылар һәм төркемгә һөҗүм булуы турында әйттеләр. Ул вакытка инде төркемдә барлык документлар, фотолар һәм видеоматериаллар юк ителгән иде. Моны кем эшләгәнен әйтә алмыйм, ләкин безне яратмаучылар күп. Алар Башкортстан җитәкчелегеннән башлап башкортларга каршы торган көчләргә кадәр", диде хәрәкт лидерларының берсе Руслан Габбасов Idel.Реалиига.

Габбасов сүзләренә караганда, төркемдә 2015 елга кадәр булган мәгълүмат юкка чыккан. Шулай ук "Башкорт"ның көньяк, Урал арты һәм Хәйбулла районының "Үсәргән" филиаллары төркемнәре дә тулысынча юк ителгән.

Активист фикеренчә, әлеге һөҗүм соңгы вакытларда уздырылган митинглар һәм хәрәкәт вәкилләренең башкорт телен яклауга багышланган эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин. "Башкорт" хәрәкәте Вконтакте идарәсенә мөрәҗәгать иткән һәм төркемгә ябык тәртип керткән.

16 сентябрьдә Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Митингтан соң кайбер активистларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде, штрафлар салынды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG