11 октябрь Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көн – Республика көне. Әлеге көн уңаеннан тантаналы утырыш 10 октябрь Башкорт опера һәм балет театры бинасында узды. Анда чыгыш ясап республика башлыгы Рөстәм Хәмитов быелгы бәйрәмнең Башкортстанның Русия дәүләтенә үз иреге белән кушылуының 460 еллыгына туры килүен билгеләде.
Рәсми бәйрәм чаралары кысасында урам җыены-концерт узды. Аны "Бердәм Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе оештырды. Ул 10 октябрь башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Анда республиканың югары уку йортлары һәм көллиятләренең түбән курс студентлары, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, Уфага якын районнардан килгән җәмәгатьчелек катнашты. Башкорт дәүләт университеты студентлары Азатлык хәбәрчесенә чарага мәҗбүри килүләрен әйтте. Килүчеләрнең исемлекләрен алулар да даими күзгә чалынып торды. Чакмагыш районыннан ике автобус белән 50 кеше килгән иде. Алар чарага “үз теләкләре” белән килүләрен әйттеләр. Чарада чыгышлар концерт белән үрелеп барды.
11 октябрь башкорт яшьләренең “Башкорт” җәмәгатьчелек оешмасы Республика көне уңаеннан чара уздырды. Анда “Башкорт халкы конгрессы” һәм “Күк бүре” оешмасы әгъзалары да катнашты һәм чыгыш ясады. Чара башкаланың Александр Матросов исемендәге паркында узды. Яшьләр парктагы республика мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү уңаеннан куелачак һәйкәл урынындагы стела янында җыелды. Чараны “Башкорт” оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов алып барды. Ул Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның Зәки Вәлидигә һәйкәл кую турында фәрманын искә төшерде. Һәйкәлне шушы ук паркка кую кирәклеген билгеләде.
Төп чыгышларның берсен тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәрипов ясады. Ул чыгышын Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннәрне искә төшерүдән башлады. Аннан соң бүгенге хәлләргә тукталды.
“Бүген республика үз байлыгына үзе хуҗа түгел. Барлык зур тармаклар Мәскәү олигархлары кулында. Үзебезгә бер әйбер дә калмады, социаль мәсьәләләрне хәл итү мөмкинчелеге юк. Шуңа күрә дә зыялыларның алдынгы карашлылары бүгенге вәзгыятькә ризасызлык белдерә. Ләкин мин барыбер яхшыга өмет итәм. Республика нинди дә булса сәяси, икътисади мөстәкыйльлеккә ирешер, Русия федерация булып калыр дип ышанам”, диде Марат Колшәрипов.
Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Фәнил Фәйзуллин чыгышында Башкортстанның Русиягә үз теләге белән керүе, аның өчен сугышып Парижларга кадәр барып җитүе турында сөйләде.
“Башкортстан Русия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып федераль үзәк белән килешү төзеде. Мин шуңа халкым белән горурланам. Бүген дә ул хыялларына тугры кала”, дип сөйләде Фәнил Фәйзуллин. Фәнил әфәнде кайчан да булса биредә мөстәкыйльлек турында декларация кабул итү уңаеннан һәйкәл куелачагына ышаныч та белдерде.
“Башкорт халкы конгрессы” оешмасының башкарма җитәкчесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов җыелучыларны берләшергә чакырды.
“Бер төптән булыйк, бер тамырдан булыйк! Бер сүзне сөйлик! Башкортстан өчен яшибез, бөтен көчебезне, аңыбызны, рухыбызны аңа багышлыйк!” диде ул.
Чарада шагыйрьләр дә чыгыш ясады. Башкорт шагыйрәсе Таңсылу Карамышева берничә милли шигырен укып ишеттерде. Ул Зәки Вәлидинең “Башкорт халкына соңгы хаты”нда башкорт халкын актамыр белән чагыштыруын искә төшерде.
Актамырның җирдә нәни генә бер тамыры калса да, шуннан зур бер бакчага әйләнергә сәләтле диде ул:
Урал баласы без – актамыр без,
Күтәрелеп бер чак басырбыз.
Мең кат үлеп, мең кат терелербез,
Ак дөньяга һәрчак кайтырбыз.
Без качып та монда килмәгәнбез,
Килмәгәнбез илләр басам дип.
Бу – тумыштан безнең береккән җир,
Без – тамыры монда Ватанның!
Чарада милли җырлар да яңгырады. “Башкорт халкы конгрессы”ның мәдәният бүлеге җитәкчесе Әмир Тойгынов милли темага җыр башкарды.
Чарада иллегә якын кеше катнашты. Чыгышлардан соң стелага чәчәкләр салдылар һәм Башкортстан байрагы төсендәге шарлар очырылды. Мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителүнең 27 еллыгы уңаеннан күккә 27 шар очырылды.
"Азатлык" яшьләр берлегенең бертөркем активистлары һәм Уфадагы татар яшьләре Республика көне уңаеннан Башкортстан әләмнәре таратты. Бу - Башкортстанда яшәүчеләргә теләктәшлек күрсәтү максатыннан эшләнде, ди активистлар.
Яшьләр берлеге лидерларының берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, әләмнәрне алар Уфаның үзәк урамнарында таратып йөргәннәр. Якынча ике мең тирәсе кечкенә әләмнәр таратылган. Чараның төп максаты - Башкортстанда яшәүче кардәшләргә теләктәшлек белдерә, әлеге бәйрәмнең мөһимлеген аңлату һәм аның асылын искә төшерү, дип сөйләде Наил.
Наил сүзләренә караганда, "Азатлык" берлеге күп еллар дәвамында төрки халыкларына ярдәм йөзеннән төрле чаралар уздыра. Ике ел рәттән Чуашстанда чуаш әләмнәре таратканнарын искә алды. "Алтай, Тыва клаендарьләрне чыгарып өләшкән дә булды", ди Наил Нәбиуллин.
3 октябрь "Азатлык" татар яшьләре берлеге Хәтер көне чараларын башлап җибәргән иде. Яшьләр иске стиль белән Казанны алу көнендә, дүшәмбе шәһәрне яклаучылар рухына дога кылды һәм "булачак һәйкәл" урынындагы ташка чәчәкләр салды.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.