Accessibility links

Русия хөкүмәте 2018 елның мартында булачак президент сайлавына әзерлек башлануы турында карар чыгарды. Анда министрлык һәм башка дәүләт оешмаларына йөкләмәләр бирелгән.

Документ хокукый актлар порталында дөнья күрде. Анда төрле дәүләт оешмаларына йөкләмәләр билгеләнгән. Әйтик, финанслар министрлыгы сайлауны оештыру өчен акча бүлеп бирергә тиеш. Хокук саклау оешмаларына һәм махсус хезмәтләргә сайлауга әзерлек һәм сайлау вакытында җәмәгать тәртибен сакларга кушыла.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, хәрибләрнең һәм тикшерү изоляторларында утыручыларның сайлау хокукын тәэмин итүгә дә игътибар биерлә.

Документта шулай Роскомнадзор, Федераль иминлек хезмәте, юстиция министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы "хокукларга каршы килүче агитация эшчәнлеген", шул исәптән экстермистик рухтагы эшчәнлекне тыярга тиеш, диелгән. Моннан тыш, аларга канунсыз сайлау агитациясе материалларын ясауны булдырмаска һәм кирәк икән, аларны тартып алырга кушыла.

Тышкы эшләр министрлыгы сайлау комиссиясенә президентлыкка намзәтләрнең чит ил ватандашы булу-булмавын тикшерергә ярдәм итәргә тиеш, диелә.

Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартында узачак. Ил башлыгына намзәтләр сайлау алды кампанияләрен 7 декабрьдән 17сенә кадәр башлаячак. Владимир Путин президент сайлавында катнашуы турында әлегә рәсми белдерү ясамады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG