Accessibility links

17 октябрьдә Федераль иминлек хезмәте, Татарстан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең сигез фатирында тентүләр уздырган һәм сигез кешене тоткарлаган.

ФСБ белдерүенчә, әлеге фатирлар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Әлмәт бүлгесе өчен кулланылган. Тентүләр 12 октябрьдә террор оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм мондый оешманың эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында уздырылган, диелә. Җинаять эше җиде әлмәтлегә һәм Лениногорскиның бер кешесенә карата ачылган.

Тентү вакытында шикләнелүчеләрнең "республика мөселманнары арасында конституциягә каршы пропаганда алып баруын дәлилли торган документаль материаллар алынган", дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG