Accessibility links

Испания хакимиятләре Каталония автономиясен туктатып торырга җыена


Каталония мөстәкыйльлеге тарафдарлары митингы

Испания хакимиятләре Каталония автономиясен туктатып торырга җыена. Мадрид Конституциянең төбәкне турыдан-туры идарә итү мөмкинлеге бирүче 155нче маддәсен кулланырга ниятли.

21 октябрь Испания хөкүмәте Каталония статусы турында сөйләшер өчен утырышка җыела. Испания Конститутциянең төбәкне туры Мадридтан идарә итү мөмкинлеге бирүче 155нче маддәсен кулланырга җыенмакчы.

Элегрәк Каталония президенты Карлес Пучдемон, әгәр төбәкнең автономиясен бетерсәләр, һичшиксез бәйсезлек игълан итәчәген белдергән иде.

Испаниянең Каталониягә куйган ультиматумының мөддәте чыкты. 16 октябрьгә кадәр Каталония үзенең статусын билгеләргә тиеш иде. 10 октябрьдә Пучдемон референдум нәтиҗәсендә төбәкнең мөстәкыйльлек хокукы алуын белдерде, ләкин аны рәсми рәвештә игълан итмәде.

1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән.

Испания патшасы Филипп VI һәм Испания премьер-министры референдум нәтиҗәләрен танымады һәм аны канунсыз дип атады. Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе дә тавыш бирүне канунсыз дип таныды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG