Accessibility links

Конгресс – татар мәнфәгатен якларлык оешма түгел, яңасы кирәк


Себердә этнокомпонентка гына калган, атнасына 1-2 сәгать укытылган татар теле елдан-ел сүнә бара

Татар конгрессы – ул Русия дәүләте идеологиясен гамәлгә ашыручы оешма. Ә бу дәүләтнең бүгенге көндә төп максаты – барлык халыкларны урыс халкы эчендә эретеп юкка чыгару.

Дөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышыннан соң Казандагы 2нче гимназиягә дә прокуратура тикшерүе килгәнлеге билгеле булды. Әлеге гимназия башка төбәкләр өчен дә үрнәк иде, аның укучыларының урыс теленнән БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре Русиянең уртача дәрәҗәсеннән югары булып торды. Прокуратура бу гимназиядә татар теленең дә югары дәрәҗәдә укытылуын җинаятькә тиңләгән булып чыга.

Себердә юк андый тикшерүләр, чөнки монда татар милли мәгариф челтәре күптән юкка чыкты инде, этнокомпонентка гына калган, атнасына 1-2 сәгать укытылган татар теле елдан-ел сүнә бара, укытучылар әзерләнми, татар авылларының татар балалары гына укыган мәктәпләре урыс мәктәпәренә филиал булып күчерелеп юкка чыга, туган телдә белем бирү турында сүз дә юк.

Конгресс туган телне саклау мәсьәләсен ахырына кадәр хәл итмәячәк

Туган тел прокуратура карамагына калган Татарстанга да өмет юк хәзер. Кыскасы, мондый шартларда, дәүләт басымы астында утырган татар конгрессы туган телне саклау мәсьәләсен ахырына кадәр хәл итмәячәк, чит төбәкләргә терәк булуы да мөмкин түгел, аңа өмет итеп вакытны әрәм итәргә ярамый. Милли шура президиумына дәүләт кушканны үтәүче дәүләт органына караган кебек кенә карарга кирәк. Алар әнә үткәрсен бәйрәмнәр, бөек шәхесләрне күтәрсен – боларны да кемдер эшләргә тиеш бит.

Әлеге вазгыятьтә дәүләттән бәйсез татар иҗтимагый оешмасы төзеп хәрәкәт итү генә кала. Тик менә ул оешмага матди-техник нигез булдырмый торып берни эшләп тә, оешып та булмаячак. Йә булмаса, сәяси, милли дип атамый гына, сәяси төсмере булмаган исем астында татарлардан торган фирка (партия) төзү кирәк. Сугышу өчен түгел, цивилизацияле юллар белән туган телне, милли асылыбызны саклап калу өчен. Башка чара юк.

Сәяси төсмере булмаган исем астында татарлардан торган фирка төзү кирәк

Бу максатка татар байларын җәлеп итәргә кирәк. Өмет аларда гына. Акчаларын күңел ачу чараларына, укылмый торган китаплар чыгаруга, спорт ярышларына (спорт – дәүләт эше) сарыф итүдән туктап, туган телне саклау эшенә юнәлтсеннәр иде мөмкинлекләрен. Юкка чыгып бетмәгәндер бит әле аек акыллы милләт пәрвәрләре?!

Конгрессның Милли шурасын гаепләргә, аның җитәкчеләренең премия алуларын да күпсенергә кирәкми, чөнки алар дәүләт белән халык арасындагы ут эчендә кайнап, җиңел булмаган четерекле хезмәт үтиләр, алар өчен куелган кысалардан чыга алмыйлар, чыгармыйлар да аларны.

Дәүләтнең максаты – Русиядәге халыкларын урыс халкы эчендә эретеп юкка чыгару

Шуны аңларга кирәк: Татар конгрессы – хөкүмәт структурасының бер тармагы, дәүләт акчасына дәүләт идеологиясен гамәлгә ашыручы оешма ул. Ә дәүләтнең бүгенге көндә төп максаты – Русиянең барлык халыкларын урыс халкы эчендә эретеп юкка чыгару. Өстән бәйрәмнәр белән халыкның милли үзаңын томалап, астыртын канунсыз юллар белән милләтләргә өзлексез, рәхимсез һөҗүм ясау, туган телне юк итүгә юнәлдерелгән кануннар чыгару бара.

Шунысы куркыныч: бу эшне алып баручылар оялу дигән нәрсәне белми, халык фикеренә колак салмый, канунсыз эш итүдән дә җирәнмиләр. Моңа Шәйхразиевның: "Дөрес эшләгәнбезме, әллә татарча укытып дөрес эшләмәгәнбезме", дигән сүзләре дәлил. Татар конгессы өстенә милләтне телсез калдырып юк итү юлына алып китү өчен килгән дә ул - хөкүмәт вәкиле.

2006 елда Казанда үткәрелгән Бөтенрусия татар укытучылары корылтае дәүләтнең шул елларда ук урыс булмаган телләрне акрынлап юк итү идеясен билгеләп, шуны астыртын гамәлгә ашыру юлына басканлыгын күрсәткән иде.

Шәймиев туган тел турында сөйләгәннәрне туктатып торуы белән корылтай делегатларын шаккатырды

Президиумның үзәгендә утырган, аңа кадәр бөтен татарларның горурлыгы булып, сөекле "татар президентына" әверелеп өлгергән Минтимер Шәймиев ул вакытта трибунага чыгып туган тел турында борчылып сөйли башлаган кешеләрне кырт кисеп туктатып торуы белән корылтай делегатларын шаккатырды.

"Гаиләдә өйрәтегез балаларыгызны туган телгә", диде ул. Үзенең чыгышында шул "гаиләдә өйрәтергә кирәк"не кат-кат кабатлап: "Киләчәк милли мәгариф проекты төзелде инде, анда туган телне башлангыч сыйныфта гына укыту каралган", дип тә белдерде ул. Русия дәүләтенең шовинистик бу юнәлешенә Татарстан җитәкчелеге каршы чыкмады, киресенчә, аны тырышып гамәлгә ашыру эшенә тотынды.

Бәйрәмнәр үткәрү белән генә мавыккан милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар сизми дә калдылар шуны. Галимнәр дә сүз дәшмәде. Әнә Милли шура президиумында мөхтәрәм галимәбез Дания Заһидуллина да бар. Ул да катнашты әлеге укытучылар корылтаенда, тик туган тел файдасына бер сүз әйтмәде, үзенең фәнни эзләнүләренә нигезләнгән зур фәнни доклад ясау белән генә чикләнде. Гомумән, чыгышларның төп асылы галим-голәмәнең, укытучыларның үз тәҗрибәләре белән уртаклашуына кайтып калды, ил күләмендә туган телнең торышына, хәленә, язмышына бәйле сүз булмады, читтән килгәннәргә ул турыда әйтергә ирек мөмкинлек бирелмәде, туган телне дәүләт дәрәҗәсендә саклауны тәэмин итүне күз уңаенда тоткан каралар кабул ителмәде.

Прокуратура тикшерүе дәүләтнең туган телебезне репрессияләү юлына аяк басканлыгын күрсәтә

Бу корылтай вакыйгасын тиккә генә искә төшермәдем – сабак ул безнең өчен, бүгенге проблеманы вакытны үткәрмичә хәл итәргә кирәклекне аңлау өчен. Хәзер дә шул корылтайны әзерләп үткәргән кешеләр хәл итә туган тел язмышын, кайсы якка юнәлтүләрен яшермиләр дә, төбәкләрдән килгән кешеләрнең фикерләренә, тәкъдимнәренә колак та салмыйлар әнә. Ә инде прокуратураның, мәктәпләргә бәреп кереп, туган телне укытуны тикшерүе дәүләтнең туган телебезне репрессияләү юлына аяк басканлыгын күрсәтә. Җинаять эшләрен тикшерергә бурычлы прокуратура туган телне, туган телдә укытуны җинаять итеп күрә икән, телдән башланган репрессиянең киләчәктә нинди төс аласын фаразларга гын кала.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG