Accessibility links

Русия "Ислам дәүләте" төркеменә иң күп сугышчы "бирүче" ил дип аталды


"Ислам дәүләте" төркеме сугышчысы
"Ислам дәүләте" төркеме сугышчысы

Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык төркеме өчен иң күп сугышчыларны Русия бирә. Бу хакта АКШның Soufan Center консалтинг төркеме хисабында әйтелә.

Soufan Center хисабы турында РБК яза. "Хәлифәт артында: чит ил сугышчылары һәм аларның кайту куркынычы" дип аталган әлеге тикшеренүдә "Ислам дәүләте" өчен хәзерге вакытта Русиядән 3417 кеше сугыша диелә. Икенче урында - Согуд Гарәбстаны (3224 кеше), өченчедә - Үрдүн (3 мең кеше). Дүтенче һәм бишенче урыннарда Тунис белән Франция. 2015 елгы хисапта Тунис "Ислам дәүләте" өчен иң күп сугышчы бирүче дип аталган булган.

Экспертлар фикеренчә, әлеге дәүләтләргә "Ислам дәүләте" контролендәге Гыйрак һәм Сүриядән кайтучы ватандашларыннан куркырга кирәк. Кайткан сугышчыларның эшчәнлеге әлегә терактлар артуга китермәгән, ләкин киләчәктә бу булырга мөмкмин, дип кисәтәләр.

Soufan Center хисабыннан күренүенчә, Русиягә "Ислам дәүләте" төркемендә сугышкан 400, Согуд Гарәбстанына - 760, Иорданиягә - 250, Франциягә - 271, Туниска 800 кеше кайткан.

Быел февральдә Русия президенты Владимир Путин Сүриядә кораллы сугышчылар ягында 4 мең тирәсе кеше һәм элекке Советлар Берлеге илләреннән тагын 5 меңләп кеше сугыша дигән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG