Accessibility links

Уфа кешесен Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылыр өчен Сүриягә барырга җыенуда гаеплиләр. Тоткарланудан соң ул үз гаебен таныган, диелә.

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәлеге хәбәр итүенчә, 1993 елгы егет Уфадан башта Төркиягә очып, аннары Сүриягә барырга җыенган. Уфа һава аланында дәүләт чиген узган вакытта аны ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Аңа карата Җинаять кодексының 205.5 маддәсе нигезендә (террорчылык оешмасында катнашу) җинаять эше ачылган. Ул сак астына алынган, дип хәбәр ителә.

Тоткалаганнан соң уфалы үз гаебен таныган, дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG