Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Артподготовка" тарафдары экстремизмда гаепләнеп сак астына алынды


Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Артподготовка" хәрәкәте тарафдары Олег Деткинны сак астына алу турында карар чыгарды. Ул җинаять кодексының 282.2 маддәсе, ягъни экстремизмга өндәүдә таратуда гаепләнә.

Бу хакта мәкхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Олег Деткин 29 декабрьгә кадәр сак астында булачак. Эш белән Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлгесенең аеруча мөһим эшләр бүлеге шөгыльләнә.

Деткин 30 октябрьдә тоткарланган иде. Тикшерү версиясенә караганда, ул 2015 елның маеннан 2017 елның июленә кадәр Вконтактеда сәхифә булдырып, анда "расачыл, милләтара һәм социаль низаг тудыруга" юнәлтелгән гамәлләр кылуга чакыручы экстремистик эчтәлектәге фотолар һәм текстлар урнаштырган.

26 октябрдә Красноярски мәхкәмәсе Вячеслав Мальцевның "Артподготовка" хәрәкәтен экстремистик дип таныды һәм Русиядә тыйды.

"Артподготовка" хәрәкәтен Мальцев 2011 елда төзегән иде. Хәрәкәтнең максаты дип ул 2017 елның 5 ноябренә билгеләнгән инкыйлаб оештыруны атады. "Артподготовканың" иң популяр шигаре - "Көтмибез, ә әзерләнәбез".

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG