Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Гадел Ишморатовка мәҗбүри эш җәзасын гамәлдән чыгарды


Сибайда 8 сентябрьдәге митинг
Сибайда 8 сентябрьдәге митинг

Активист Гадел Ишморатовка башкорт телен яклап митингта катнашудан соң Сибай мәхкәмәсе кабул иткән җәза карарын Башкортстан Югары мәхкәмәсе гамәлдән чыгарды.

Бу хакта "Башкорт" хәрәкәте хәбәр итә.

8 сентябрьдә Сибайда башкорт телен яклап узган митингтан соң берничә кешегә штраф салынды һәм мәҗбүри эш билгеләнде. Гадел Ишморатовка 30 сәгать мәҗбүри эш карары чыккан иде.

Митингта катнашучылар башкорт телен, дәүләт теле буларак, мәктәпләрдә урыс теле белән тигез дәрәҗәдә укытуны, башкорт телендә Бердәм дәүләт имтиханы бирү мөмкинлеген булдыруны таләп итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG