Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары: Конституциядә бар, көндәлек тормышта юк


Хәтер көнендә катнашучы һәм полиция хезмәткәре арасында бәхәс. Казан хакимияте Хәтер көнен шәһәр үзәгендә үткәрергә рөхсәт бирмәде. 14 октябрь 2017

Халыкара Кеше хокуклары уңаеннан Азатлык татарстаннар белән респбуликада кеше хокукларының торышы турында сөйләште.

10 декабрь – Халыкара Кеше хокуклары көне БМО Гомум мәҗлесе тәкъдиме белән 1950 елдан үткәрелеп килә. 1948 елның 10 декабрендә Гомум мәҗлес Кеше хокуклары декларациясен кабул итте. Татарстанда кеше хокуклары якланамы? Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп белгеч һәм республикада яшәүче гади кешеләр белән сөйләште.

Татарстанда кеше хокуклары Русиянең башка төбәкләрендәге кебек адым саен диярлек бозылып тора дип белдерә социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев. Галим Русия Конституциясенең II бүлеген ача һәм анда язылган хокукларны Татарстандагы хәлләр һәм үзе шаһит булган вакыйгалар белән чагыштыра.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Социаль яктан, расага, милләткә, телгә һәм дингә карап кеше хокукларын бозу тыела (19нчы маддә)

Тыелмый шул. Гади генә мисал: Татарстан полициясе аерым бер этник төркемгә караган кешеләрне туктата һәм аларның документларын тикшерә.

Канун һәм мәхкәмә каршында бөтен кеше дә тигез (19нчы маддә)

Юк, бөтен кеше дә тигез түгел. Казансу яр буенда "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы Равил Җиһаншин белән килеп чыккан низагтан соң, мин кичергән хәлләр канун һәм мәхкәмә каршында бөтен кешенең дә тигез түгеллеген күрсәтә.

Ирләр һәм хатын-кызлар тигез хокукка һәм иреккә, һәм аларны тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия (19нчы маддә)

Татарстанда бу алай түгел. Республикада ирләрнең яхшы хезмәт хакы түләнгән эшкә урнашуга һәм хезмәтендә югарырак күтәрелергә мөмкинлекләре зуррак.

Беркем дә җәзалауларга, көч куллануларга һәм кеше абруен түбәнсеткән гамәлләргә дучар булмаска тиеш (21нче маддә)

Түбән Кама шәһәре полициясендә булган хәлләр белән хәбәрдарлар бу маддәнең Татарстан чынбарлыгыннан бик ерак икәнлеген күрсәтә. Казанның "Дальний" полициясендәге хәлләргә биш елдан соң Татарстан янә полициядә көч куллану белән танылды.

"Казанда юл кичүләрендәге лифтлар күз буяу өчен генә куелган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

Русиядә канун бозмаган һәркем ирекле рәвештә күчеп йөри ала (27нче маддә)

Татарстандагы инвалидлар бу хокуклардан мәхрүм. Аларга уңайлыклар тудырылмаган диярлек. Кайбер бик аз урыннарда гына алар үтеп йөри ала.

Һәркемгә дә сүз һәм фикер иреге гарантияләнә (29нчы маддә)

Бу алай түгел. Социаль челтәрләрдә белдергән фикер өчен "экстремизм" маддәсендә акылга сыймаслык җинаять эшләре барлыкка килү Татарстанда бу ирекнең юк икәнлеген күрсәтә.

Мәгълүмат чаралары иреге гарантияләнә. Цензура тыела (20нче маддә)

Юк. Татарстанда цензура хакимлек итә. Хакимиятләр контролендәге региональ мәгълүмат чараларында "кара исемлек" бар. Анда кемнәрне чакырырга, кемнәрдән комментар алырга ярамаганлыгы һәм хакимиятләр беркайчан да тәнкыйтьләнмәскә тиешлеге язылган. Бу хакта миңа элекке студентларым журналист булгач әйтте.

Казанда Навальный штабы
Казанда Навальный штабы

Русия ватандашлары җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәрүгә хокуклы (31нче маддә)

Татарстанда бу хокук бөтенләй юк. Навальный штабының берничә ай дәвамында Казанда митинг үткәрергә омтылышлары хакимиятләрнең бәйсез ватандашларыннан башка сыймаслык курку кичерүен күрсәтә.

Русия ватандашлары сайларга һәм сайнланырга хокуклы (32нче маддә)

Бу хокук бөтенләй юк. Башкарма хакимият сайлау эшләрен тулысынча үз кулында тота, анда бәйсез намзәтләрне кертми, алдашулар белән хакимиятләргә кирәк сайлау нәтиҗәләрен ясый.

Русия ватандашларына дәүләт хезмәтенә эшкә урнашканда тигезлек (32нче маддә)

Юк. Минем яшьләр белән интервьюлар үткәреп тикшеренүләрем күрсәтүенчә, таныш-белешлек булганнарга һәм хакимиятләргә тел-теш тидермәгәннәргә генә дәүләт хезмәтенә юл ачык.

Айшәдә чегәннәр яшәгән өйне җимерәләр
Айшәдә чегәннәр яшәгән өйне җимерәләр

Һәркемнең дә торакка хокукы бар. Беркем дә сәбәпсез тораксыз кала алмый (40нчы маддә)

Яшел Үзән районының Айшә авылында чегәннәрне яшәгән урыннарыннан китәргә мәҗбүр итү бу хокукның бозылганлыгын күрсәтеп тора.

Һәркемнең уңайлы әйлән-тирә мохиткә хокукы бар (42нче маддә)

"Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең Иделне һәм Казансуны ком белән күмүе, хакимиятләр булышлыгы белән шушы ук ширкәтнең "Казан Арена" янында беркемгә дә кирәк булмаган машина кую урыны ясау өчен яшеллекне юк итүе – шулай ук бу хокукның Татарстан хакимиятләре өчен буш сүз икәнлегенә дәлил булып тора.

Русия Конституциясендә язылган хокуклар бозылуны саный китсәң, исемлекне дәвам итеп була дип белдерә Искәндәр Ясәвиев.

Азатлык элемтәгә кергән Татарстанда яшәүчеләр дә үзләренең хокукларын яклый алмаулары, хокук бозылу очраклары турында сөйләде.

Алсу Хуҗина Русия президентының кабул итү бинасы янында
Алсу Хуҗина Русия президентының кабул итү бинасы янында

Алсу Хуҗина, Әлмәт:

– Кеше хокуклары якланмый! 2012 елдан бүгенгә кадәр үз хокукларымны яклый алган юк минем. Улым белән 7 ел ярым яшәгәннән соң, киленем өч бала белән Әлмәт шәһәрендәге бер түрә янына китеп барды. ДНК экспертизасы өч баланы минем улымныкы түгел дип тапты. Мәхкәмә карары белән өч онык та түрә фамилиясенә күчте. Өченчесе, бәлки, безнеке түгелдер, әмма ике онык безгә охшаган бит.

Оныкларым белән бүгенгәчә күрешә алганым юк

ДНК анализны сатып алырга, алыштырырга да мөмкин дип шикләнәм, әмма безгә бәйсез экспертиза ясатырга мөмкинлек бирмиләр. Бәйсез ДНК ясатасым килә. Биологик материалны баладан үзебез алсак та, аның юридик көчкә ия түгеллеген беләбез. Мин 100% ышанам ул балаларның улымнан булуына.

Мәхкәмә дә әлеге түрә ягында булмыйча, безнең яклы булмас бит инде. Әлмәт башлыгына, Татарстан президентына, хөкүмәткә, кеше хокуклары вәкиленә, җәмәмгать пулатына, Русия президентына һәм тагын әллә кайларга мөрәҗәгать иттем. Оныкларым белән күрешә алмыйм, ярдәм итегез дип сорыйм, әмма бүгенгәчә алар белән күрешә алганым юк. Балалар янына якын китермиләр, саклап кына йөртәләр.

Самат Ризванов, Чирмешән районы, Утыз Имән авылы:

– Өлешчә генә яклана ул хокуклар, кемлегеңә карап кына. Бүген бөтен яклап авыл халкын талау бара. Авылда су бәясе шәһәр бәясенә җиткерелде.

Чөгендер хәзер алтын бәясенә чыга

Түтәлгә су сибеп үстергән чөгендер хәзер алтын бәясенә чыга. Гәрчә, канунга ярашлы тиешле проектлары, суга лицензияләре булмаса да, акчаны умыра беләләр. Бернинди килешү төзеп тормыйча. Кануннар саклана һәм безнең хокуклар яклана дип атап буламы моны?

Чүп белән дә шул ук хәл. Хәзер бит авылларда чүпне җыеп йөри башладылар. Мин вак чүбемне мунчага ягам, эресен тирескә күмәм. Анда чыгармыйм. Ә миңа чүп өчен түләү кәгазе җибәрәләр. Минем белән бернинди килешү төзелмәсә дә, мин аларга чүбемне чыгармасам да. Андый очраклар күп инде. Мин прокуратурага да, район башлыгына да, хәтта президентка да хатлар яздым, әмма мине килеп яклаган кеше юк.

Раушан Саттаров, Балтач районы, Салавыч авылы:

– Юк, хокуклар якланмый! Улым Рәсим менә инде 30 марттан бирле сак астында утыра, июль аеннан бирле мәхкәмәләр дәвам итә. "СХП Татарстан" ширкәтеннән 2,5 миллион сумлык ягулык үзләштергән дип гаепләгәннәр иде, шул караклыкны бүгенгә кадәр дәлилли алмыйлар. Дәлилләр булмаса да иреккә чыгармыйлар. Хәзер бурыч күләме кими-кими 400 мең сумга гына калды инде. Барысы да район түрәсенең улыбызга булган үче аркасында дип уйлыйбыз.

Район башлыгы ничек әйтсә, шулай була

"СХП Татарстан"ның рәисе - район башлыгының улы. Шуның йортлары, милке турында мәгълүмат газетта басылгач, шуны Рәсимнән күрделәр. Салавычта булган КВНда район башлыгы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе арасындагы гыйшык-мыйшык турында скетч куелгач, аның сценариен да Рәсим язган дигән сүз китте һәм шул КВНның икенче көнендә аны кулга алдылар да инде. Мин инде кайларга гына ярдәм сорап язмадым, президентка кадәр яздым, әмма барысы да районга әйләнеп кайта, ә районда иң зур канун – ул район башлыгы. Ул ничек әйтсә, шулай була!

Хөрмәтле укучылар, үзегездә булган хокук бозу очракларын сәхифәбезнең фикер белдерү өлешендә калдыра аласыз.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG