Accessibility links

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 18 декабрьдә "Ринат Закиров, кит" дип аталган пикет уздырырга җыенуы турында Казан башкрама комитетына белдергән. Ләкин мэрия хатны кире каккан.

Активистларның Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның вазифасыннан китүен таләп итеп 15-20 кешелек пикет уздыру турындагы хатына Казан мэриясеннән чәршәмбе җавап килгән. Мэрия түрәсе Евгений Варакин белдерү хатында "ачык чараны оештыручы тарафыннан җәмәгать тәртибен саклауның форма һәм ысуллары күрсәтелергә тиеш", дигән. Белдерүне канунга ярашлы итеп төзәтергә тәкъдим ителгән.

"Азатлык" берлеге активистлары Закировны татар телен ирекле укытуга, депутат буларак, Дәүләт шурасы утырышында каршы килмәүдә, аңарчы да татар телен яклап бер сүз әйтмәүдә гаепли. "Аның ришвәтчелек схемасында катнашкан булу мөмкинлеге дә фаш ителде. Бу дәлилләнсә, Бөтентатар конгрессы җитәкчесе буларак, бөтен татар өчен хурлык булачак," ди яшьләр.

Узган Дәүләт шурасы утырышында республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтүне ихтыярига калдыру турында белдерелде. Дәүләт теле ата-аналарның язма ризалыгы белән генә укытылырга мөмкин.

Август башында "Idel.Реалии" Ринат Закировның һәм аның кызы - "Казан" бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закированың коррупцион эшләрен фаш итүче язма чыгарган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG