Accessibility links

Яшьләр оешмалары Татарстан мәнфәгатьләрен ничек яклый?


"Яшь татар лидеры мәктәбе"ндә катнашучылар
"Яшь татар лидеры мәктәбе"ндә катнашучылар

Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" уза. Азатлык яшьләр оешмалары җитәкчеләре белән аралашып аларның Татарстан мәнфәгатьләрен яклауда башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары белән танышты.

14-20 декабрь көннәрендә Казан янындагы "Идел" яшьләр үзәгендә "Яшь татар лидеры мәктәбе" уза. Анда Татарстан һәм Русиянең 15 төбәгеннән җыелган 45 яшь татар лидеры катнаша.

Оештыручылар сүзләренчә, чараның бурычларыннан берсе - төрле төбәкләрдән килгән яшь татар лидерларында милли үзаңны уяту, милли традицияләрне һәм туган телне саклап калуда аларга булышу.

"Идел" яшьләр үзәге, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Татарстан яшьләр министрлыгы оештырган чарада төп максат - Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү дип әйтелде.

Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" уза
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Татарстан Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары лидерларында милли үзаңны үстерүне кайгырткан вакытта, бүген республикадагы яшьләр оешмаларында вазгыять ниндирәк, Татарстан мәнфәгатьләрен якларлык яшь буын үстеме, Татарстанга, татар теленә һөҗүм барганда республикадагы яшьләр оешмалары нишләде, нинди чаралар күрде, шартнамә, президент институты, тел турында нинди мөрәҗәгатьләр ясады, алга таба нәрсә эшләргә тәкъдим итәләр?

Азатлык әлеге сораулар белән Татарстандагы яшьләр оешмалары лидерларына мөрәҗәгать итте.

Айрат Фәйзрахманов, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары:

"Бүгенге көндә Татарстан мәнфәгатьләрен якларлык буын үсте дип әйтергә була. Хәзер Татарстанда яшьләрнең өч чыганагы бар. Аларның беренчесе - татар гимназияләрен бетергән, милли җанлы егетләр-кызлар. Икенчесе - Уфа татарлары. Өченчесе - төрле милли проектлар тирәсендә тупланучы татар яшьләре.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Әмма шунысы да бар, Татарстанда милли оешмалар җитәрлек түгел. Көчле татар ата-аналары оешмасы кирәк. Нәкъ менә алардан татар мәктәбен татар теленә кайтару таләбе ишетелергә тиеш. Татар телле мәгарифне татарга кайтару өчен энтузиаст директорлар, укытучылар җитеп бетми. Чөнки Казанда татар телле 20 гимназия бар санала, әмма аларның берсе генә тулысынча татар телендә белем бирә. Мәгарифне, хокукый проблемнарны эчтән белүче, ата-аналар белән эшли ала торган, сәләтле педагог була ала торган яшьләребез әле күренә генә башлады.

Татарстанга, бигрәк тә татар теленә һөҗүмнәр башлангач без беренчеләрдән булып урыс ата-аналарына мөрәҗәгатьләр яздык, татар ата-аналарына үзара җыйналырга булыштык. 12 мең кешелек татар ата-аналары төркеме булдырылды. Анда ата-аналардан ниндидер хатлар кабул ителде. Үз ихтыярыбыздан чыгып менә шушы хатларны таратуда да бик актив катнаштык.

Президент атамасына бәйле буларак 2012, 2014 һәм ялгышмасам 2016 елда Татар яшьләре форумы буларак бу теманы бик актив рәвештә көн үзәгенә китердек.

Шартнамәгә килгәндә, бу турыда без һәрдаим үз карашыбызны төрле матбугат чараларында чагылдырып торабыз.

Мин алга таба татар гимназияләре, милли университет өчен көрәшергә кирәк дип әйтәм. Көрәш дигәндә, безгә ата-аналар белән конкрет эш алып барырга кирәк. Ата-аналарга ни өчен мәктәпләрдә фәннәрне татар телендә укытырга кирәклеген аңлатырга кирәк. Балаларда да татар телле фәннәргә кызыксыну уяту кирәк. Татар гимназияләре, татар мәктәпләре укытучыларын бергә тупларга кирәк.

Без татар мәктәпләре һәм татар милли университеты турында Акыл фабрикалары оештырдык һәм үз концепциябезне кабул иттек. Без хәзер аны үстерергә һәм хакимият органнарына тапшырырга телибез. Хәзер конкрет эшләргә, астан эшләргә кирәк. Хатлар, мөрәҗәгатьләр язу гына җитми.

Шулай ук безгә актив рәвештә хокук яклаучылар белән эшләргә кирәк. Кануннар безнең якта һәм безгә моны федераль үзәккә аңлата белүебез кирәк, хокук ягыннан без көчле булырга тиешбез."

Элкин Искәндәров, Татарстан Студентлар лигасы җитәкчесе:

Элкин Искәндәров
Элкин Искәндәров

"Безнең, ни генә булуга карамастан, студентлар белән эшләү беренче урында тора. Без студентларның үзидарәсе өчен җавап бирәбез. Әгәр Студентлар лигасы Татарстанның сәяси, милли, тел характерлы мәсьәләләре белән шөгыльләнә башласа, оешмабызның мәгънәсе югалыр иде.

Шуны әйтәсем килә, безнең башлангычтан ук профилебез башка төрле. Теге яки бу мәсьәләләрне чишүдә катнашу өчен без уставыбыз кысаларыннан чыга алмыйбыз. Анда язылмаган эш белән шөгыльләнә алмыйбыз. Безнең уставыбызда акка кара белән "студентлар үзидарәсе белән эшләү" дип язылган."

Тимур Сөләйманов, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды башкарма мөдире:

Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

"Сәләт" - ул традицион бер оешма гына түгел, ә бер мохит. Чөнки анда төрле буын вәкилләре бар, яшьләр дә, укучылар да, әти-әниләр дә. Безнең төп бурычыбыз - татар телле мохит булдыру. Без "Сәләт" буларак үз эшебезне тагын да әйбәтрәк итеп дәвам итсәк, минемчә, бу әлеге кысрыклауларга карата иң көчле җавапларның берсе булыр. Һәр оешма, һәр кеше үз хәленнән килгәнчә эшләргә тиеш, дип уйлыйм."

Артур Хаҗиев, "Платформа XXI" лидеры:

"Үз мәнфәгатьләреңне һәрвакыт якларга кирәк дип уйлыйм. Бу - сәясәттә өзлексез процесс. Икенче яктан, Татарстан хәзер җитди сынаулар алдында тора. Һәм алар элеккегә караганда тагын да җитдирәк дип әйтер идем. Димәк, үз мәнфәгатьләреңне дә активрак якларга кирәк дигән сүз.

Артур Хаҗиев
Артур Хаҗиев

Татарстандагы милли оешмаларга килгәндә, аларның роле сизелерлек һәм бик әһәмиятле. Әмма шул ук вакытта республика мәнфәгатьләрен бары тик милли оешмалар гына яклап бетерә алмый.

"Платформа XXI" оешмасы буларак без алга таба үз эшчәнлегебезне белгечләр белән тикшеренү юнәлешендә дәвам итергә уйлыйбыз. Республика алдында торган сынауларга, хәзерге вакытта тормыштан, җәмгыятьтән, икътисадтан, җитди, тикшерелгән һәм реаль тәкъдимнәр кирәк. "Платформа XXI" тирәсендә берләшкән потенциал һәм безнең белгечләребезнең квалификациясе бу мәсьәләләрне чишәр дип уйлыйм."

Булат Гатин, "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге вәкиле:

"Социаль челтәрләргә күз салсак, бик актив һәм үз фикерләрен әйтергә курыкмаган бик күп татар яшьләре барлыкка килүен күрәбез. Бу яшьләр әлбәттә социаль челтәрләрдә генә утырып калмый, кирәк булган очракта урамнарга да чыгалар.

Булат Гатин
Булат Гатин

Татарстанда төрле татар яшьләре оешмалары никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Алар Татарстан мәнфәгатьләрен яклаганда бер-берсенә комачау итмиләр. Киресенчә, аларның һәрберсе үз темасында эшли икән, файдалы гына була.

Бигрәк тә соңгы ун ел эчендә Татарстанга көчле басым баруы сизелә. "Азатлык" татар яшьләре берлеге бу турыда 2009 елдан бирле төрле урам чараларында әйтеп килә. Тик безне тыңлаучы гына аз булды.

Беренче урам чараларында чаң кага башлаганда хөкүмәт безнең фикерләргә дә колак салып хәрәкәт иткән булса, бәлки бүгенге көндә шушы вазгыятькә кадәр барып җитмәгән булыр идек.

Татарстан җитәкчелеге баштан ук татар телен популярлаштырырга тиеш иде. Иң беренче эш итеп ул үз эшчәнлеген татар телендә дә алып барырга тиеш иде. Андый хокуклары, андый мөмкинлекләре булды, әмма никтер теләкләре генә булмады.

Ләкин моңа карамастан, тукталып калырга ярамый. Яңа платформалар, яңа нигезләр эзләргә кирәк."

"Идел" Яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафиз әлеге оешма җитәкчелегенә билгеләнүенә берничә атна гына булуы сәбәпле оешма эшчәнлеге турында Азатлык сорауларына җавап бирергә әлегә иртәрәк булыр дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG