Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрмәдә утыручыларның балаларына ярдәм фонды оештырыла"


Илдар Баязитов (уңнан икенче) Татарстанның 5нче колониясендә мөселман тоткыннар белән

Русия төрмәләрендә утыручы мөселманнарны якларлык хокук яклаучылар юк. Мөфтият вәкилләре төрмәләргә барып йөрергә тырыша.

22 декабрь Татарстанның 19нчы колониясендә утыручылар өчен хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла. Тоткыннарга хокукый ярдәм күрсәтү өчен кеше хокуклары вәкиле идарәсе хезмәткәрләре барыр дип көтелә.

Соңгы елларда Русиядә шактый гына мөселманнар хокукый, психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Адвокат Тәүфыйк Васыйлов Азатлыкка, хокук яклаучы оешмалар төрмәләрдәге дини шартлар тудырылганмы-юкмы икәнен күзәтми, аларга ул тема кызык түгел, мөселманнар проблемыннан читтә торырга тырыша, дип сөйләгән иде. Шул сәбәпле тоткыннар нигездә мөселман руханиларына өметләнә. Бүгенге көндә төрмәдәге мөселманнарга һәртөрле ярдәм күрсәтү турында Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр киңәшчесе, "Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов белән сөйләштек.

– Илдар хәзрәт, мөфтиләр, имамнар иректән мәхрүм ителгән мөселманнар янында еш буламы?

Татарстандагы төрмә, колонияләрнең һәрберсенә имам билгеләнгән

– Бүгенге көндә Татарстанда иректән мәхрүм ителүчеләр тотылучы 15 урын бар. Бу санга тикшерү изоляторлары (СИЗО) да керә. Анда 650ләп намаз укучы мөселман бар дип исәпләнә. Бу төрмә, колонияләрнең һәрберсенә имам билгеләнгән. Ул атнага ике тапкыр иректән мәхрүм ителгән мөселманнар янына бара. Анда утыручылар арасыннан мәчет өчен җаваплы бер кеше бар. Укулар бара, Коръәнне ятлыйлар.

Мин үзем атнага бер-ике тапкыр кереп чыгам. Менә кичә Яшел Үзәннең Нижние Вязовыедагы 5нче колониясендә булдым. Анда намаз укый торган 250 кеше бар. Арасында Коръән белгечләре дә күп.

– Күптән түгел комиссия Нижние Вязовыеда утыручы Мисбах Сәхәбетдинов ярлыкау тәкъдиме белән чыккан иде. Ул азат ителмәдеме, аны күрдегезме?

– Ул исән-сау йөри. Аның белән сөйләштем. Элегрәк аны ярлыкауга багышланган утырыш булды. Татарстан комиссиясе аны ярлыкауны хуплады, хәзер Мәскәүдән тора.

Мисбах бабай ятып тормый. Намазларга йөри, кәефе яхшы. Мөселман кардәшләр аны "безнең бабай" дип йөртәләр. Мөмкин булганча булышалар. Өлкән кеше бит инде.

– Төрмәдә беренче чиратта кешегә психологик ярдәм кирәк, имамнар андый ярдәм күрсәтә аламы?

– Безнең имамнар төрмәдә утыручылар белән эшләү өчен КФУ каршындагы ресурс үзәктә, аннары Җәзаларны үтәтү хезмәте идарәсенең (УФСИН) академиясенә барып укыдылар, төрле тренинглар уздылар. Алар бу өлкәдә яхшы белгечкә әйләнделәр. Һәрбер тоткын белән эшли алалар.

– Русия төбәкләре төрмәләрендә утыручы татар-мөселманнарның хәле белән кызыксынасызмы?

– Әлбәттә кызыксынабыз. Мисал өчен безнең Татарстанда хатын-кызлар өчен колония юк. Шуңа Чуашстанның Козловка авылында урнашкан колониягә барып йөрибез, анда Татарстан хатын-кызлары да утыра. Әлбәттә тиктомалдан гына барып кереп булмый. Җәзаларны үтәтү хезмәте идарәсе белән сөйләшеп эшлибез.

Шулай ук Татарстанда балалар өчен колония юк. Алар Пермь, Башкортстанда урнашкан. Балаларны игътибарсыз калдырмасыннар дип урыннардагы мөфтиятләр белән сөйләшәбез. Анда да намаз укый торган бүлмә бар.

Мөселман тоткыннар намаз укый
Мөселман тоткыннар намаз укый

– Ераккарак, мисал өчен Алтай, Коми кебек якларга барганыгыз юкмы?

– Без бит Татарстан өчен җаваплы. Әлбәттә безгә хатлар килгәч башка мөфтиятләргә дә чыгабыз. Игътибарсыз калдырмаска тырышабыз.

– Кайбер төбәкләрдә төрмәдә намаз укыган өчен эзәрлеклиләр дип зарланалар. Шундый хәл чыкканда төрмә җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бара аласызмы?

– Шундый очрак булса мәсьәләне чишәбез. Татарстанда андый хәлләр Аллага шөкер сирәк була. Татарстанның Җәзаларны үтәтү хезмәте идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Башка төбәкләргә без артык тыкшына алмыйбыз. Бары Русия ислам университеты каршында Русия полиция җитәкчеләрен җыеп укулар уздырдык. Анда үзәк УФСИНнан да вәкилләр бар иде. Шунда мин чыгыш ясап үзебездәге тәҗрибә турында сөйләдем. Бу тәҗрибәне барысы да хуплап каршы алды. Мисал өчен Татарстанда мөселманнар арасында 4% рецидив кимеде. Гомум рецидив 60% кимеде.

– Мондый укулар еш буламы?

– Әйе еш. Соңгысы җәй көнне булды.

– Соңгы вакытта төрмәгә бик күп мөселманнар утыртылды. Аларның балалары атасыз кала. Бу гаиләләргә берәр ярдәм каралмаганмы?

– Бу өлкәдә эшчәнлек бара. "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" автоном оешмасы (АНО ЦРА) белән берлектә шушы гаиләләрне барлыйбыз. Әлеге гаиләләргә балаларны мәктәпкә әзерләү өчен булышырга тырышабыз, башка төрле ярдәмне дә күрсәтәбез.

Безнең мөхтасибләр дә бу өлкәдә актив эшли. Мисал өчен Чистай мөхтәсибәте хатын-кызларны эшкә урнаштыру, аларны җыеп ярдәм күрсәтү өлкәсендә эш алып бара.

Адаптация үзәге төрмәдә утырып чыкканнарга киемнәр җыя, 2-3 айга торакка урнаштыра

Хәзерге вакытта иректән мәхрүм ителгәннәрнең балаларына ярдәм итү өчен яңа фонд оештырыла. Ул Татарстан фонды булачак. Юристлар инде эшлиләр һәм яңа елга кадәр документларны теркәү өчен Юстиция министрлыгына тапшырырга тиешләр. Гыйнвардан фонд эшләп китәчәк. Фонд мөселманнар гына түгел, ә бөтен утыртылган кешеләрнең балалары белән эшләргә ниятли.

– Мөселманнар төрмәдән чыккач кайда урнашалар? Аларга реабилитация узу мөмкинлеге каралганмы?

– Менә шул алда әйтеп киткән адаптация үзәге ярдәм итә. Без алар белән бердәмлектә төрмәдә булып чыкканнар өчен әйберләр туплыйбыз, киемнәр җыябыз. Алар төрмәдә утырып чыккан кешеләрне киендерәләр, 2-3 айга торак урыны белән тәэмин итәләр, эшкә урнашырга булышалар. Соңгы ике елда алар 300 кешегә ярдәм итте. Барысы да хәйрия хисабына башкарыла.

Элегрәк Алтай өлкәсенең Рубцовски төрмәсендә утыручы Илмир Имаев Азатлыкка хат юллаган иде. Ул үзенең язмасында төрмәләрдәге мөселманнарның хәлен, аларның хокуклары бозылу һәм төрлечә мыскыл-җәберләүләргә дучар булуларын ачып салды.

Шулай ук Азатлык Чистайдан бер төркем мөселманнарның полиция хезмәткәрләре тарафыннан газаплануы турында язган иде.

Мөселманнарның хокукларын яклаучы адвокат Дагир Хасавов Азатлыкка төрмәләрдә мөселманнарга карата мөнәсәбәт начар, әмма бу хакта кычкырып әйтелми, зурга китсә мөселман тоткыннары өчен хәлләр аянычлы тәмамланырга мөмкин, дип әйтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG