Accessibility links

Кайнар хәбәр

28 декабрь КФУның 2017 елга нәтиҗә ясауга багышланган мәгълүмат очрашуында туган телләрне укыту методикасын төзүдә әлеге уку йорты үз өлешен кертергә тиеш дип әйтелде.

Ректор Илшат Гафуров 2017 елда КФУ эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, Азатлык соравына җавап биреп, яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге өчен урыннар киметелмәячәк дип белдерде.

"Бүгенге көндә урыннар санын киметмибез, чөнки бюджет урыннары планлаштырылган. Ул безнең сайтта бар. 800гә якын кеше бүген татар телендә укый йә татар телен өйрәнә. Барысы да ихтыяҗга һәм тәкъдимгә карап планлаштырыла. Бәлки татар теле һәм әдәбияты укытучысы (белгечлеге-ред.) алырга теләгәннәргә өстәмә програм (белгечлек-ред.) кертелер. Мәсәлән, укытучы татар телен дә инглиз телен дә укыта алачак, яисә татар телен һәм урыс телен", диде Гафуров.

Илшат Гафуров КФУда татар телен укыту киметелмәячәк дип ышандыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүенчә, 400дән артык татар теле һәм әдәбяты укытучы урыс теле, 80нән артыгы – тарих һәм җәмгыять белеме, 50дән артыгы география укытырга әзерләнә. Күп укытучылар башлангыч сыйныфларга һәм мәктәпкәчә белем бирү системына урнаштырылачак.

Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән прокуратура тикшерүләреннән соң, урыс булмаган халыкларның ана телләрен укыту ата-аналар теләгенә калдыргач, Татарстандагы күпләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына үз белгечлеге белән эшләү мөмкин булмаячагы ачыкланды. Сәясәтчеләр, галимнәр, милли республикалардагы җәмәгатьчелек милли телләргә басымга каршы чыкты.

Бу сорауларны министрлыкка бирсәгез дөресрәк булыр

Гафуровтан Азатлык: "Татар телен укытуны ихтыярига калдыру сезнеңчә дөрес булдымы?", дип тә сорады. Илшат әфәнде әлеге сорауга үз фикерен белдерергә теләмәде, бары тик: "Дәүләт шурасы утырышында безнең җитәкчеләребез бу мәсьәләне сәясиләштермәскә кушты. Бу сорауларны җаваплылык үзәге булган министрлыкка бирсәгез дөресрәк булыр", дип кенә котылды.

Казан университетында татар факультеты эшләп килгәндә, ул татар теленең, татар әдәбиятының һәм белем бирүнең фәнни үзәге булып саналды. Бик күп фәнни хезмәтләр язылды, шул ук вакытта укыту методикасы өлкәсендә дә эш алып барылды.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата ата-аналарның тискәре карашы тууга укыту методикасының камил булмавы да сәбәп итеп күрсәтелде.

Азатлык Гафуровтан укыту методикасының камилсезлегенә КФУның гаебе булу-булмау турында да сорады.

Бөтен начарда без гаепле булып чыгабыз

"Татар телен укыту методикасының камил булмавында КФУның гаебе бар дип санамыйм. Беренчедән, ул методикаларны әзерләү эше безгә беркайчан да йөкләнмәде. Инициатива буларак без гел үзебезнең тәкъдимнәребезне кертә бардык, ә инде ул тәкъдимнәрнең кабул ителмәве өчен без җаваплы түгел. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, җаваплылык үзәге бар, аны республика җитәкчелеге билгеләде. Безгә кемнең нәрсә өчен җаваплы булуы турында кәгазьгә язылган докуметнлар кирәк. Чөнки бөтен яхшыда без түгел, ә бөтен начарда без гаепле булып чыгабыз. Алай булырга тиеш түгел", диде Гафуров.

Азатлыкка фикер белдергән укытучылар, мәктәп мөдирләре арасында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укучыга яраттыруда югары белем алган укытучының роле иң зуры диючеләр дә бар.

Гафуров методикаларны төзү эше киләчәктә КФУга бирелергә мөмкинлеген дә белдерде.

Гыйнвар-февраль аенда кемнең нинди өлкәдә эш итәчәге билгеле булачак

"Рәсми рәвештә әлегә безгә заказ бирелмәде. Яңа мәгариф министры куелу турында беләсез, без аның белән очраштык һәм гыйнвар-февраль аенда кемнең нинди өлкәдә эш итәчәге, нәрсә өчен җаваплылык тотачагы билгеле булачак, ләкин, минем уйлавымча, бу эшне азмы-күпме рәвештә без башкарачакбыз", диде КФУ ректоры.

Әлеге югары уку йортының дәүләт теле буларак татар теленә мөнәсәбәте анык түгел. Галимнәр КФУны татар теле фәне үзәге булудан туктауда гаепләде.

Татар телен укыту мәсьәләсе кискенләшкәч, Татарстан Дәүләт шурасы бинасына керештә депутатлар килгәндә "Туган тел"не җырлаган, Әлифба тараткан студентларга КФУда басым башлану, аңлатмалар язарга мәҗбүр итү, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыю билгеле булды. Әлеге хәлдән соң КФУ каршында Татаристика мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпованы эштән алу таләбе белән ялгыз пикет та үтте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG