Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгенге дини җитәкчеләр милләткә терәк була алмый


Путинның Казанда мөселман дин әһелләре белән очрашуы, 25 гыйнвар 2017
Путинның Казанда мөселман дин әһелләре белән очрашуы, 25 гыйнвар 2017

Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин Уфада һәм Казанда Русиядәге иң югары мөселман дини җитәкчеләре белән очрашты. Әлеге очрашу һәм очрашу барышында илдәге мөселманнарның имамнары исәпләнгән бу руханиларның милләт һәм дин өчен мөһим булган проблемнарны күтәрергә кыймаулары, татар җәмәгатьчелегендә бүгенге дини җитәкчеләрнең милләт язмышындагы роленә бәйле яңа ачы сораулар тудырды.

Русиядә мөселманнарның проблемнары бар, дини түрәләрнеке – юк. Иң күзгә ташланганы: мөфтиятләр башлыклары һәм башка дини функционерлар Русия президенты Владимир Путин алдына Русиядә ислам үсешенә (гомумән, яшәешенә) аяк чалучы, янаучы фактларны шап иттереп китереп салмадылар. Ә бит сәяси күзлектән караганда Путинның бу ике мөселман республикасы исәпләнгән төбәккә сәфәре сайлау алды сәфәре булып тора иде. Шуңа күрә дә бу очрашуларның форматы президентлыкка намзәткә наказлар бирү төсен алырга тиеш иде. Алмады.

Әлеге очрашуга яклар төрле багаж белән килделәр. Русия президенты урыс булмаган халыкларның, шул исәптән татарларның, ана телләрен укытуны чикләү шартларында килде. Ә менә мөфтиләр мөселманнар алдында куелган бюрократик киртәләр, махсус тудырылган авырлыклар йөге астында килде. Русия президенты белән очрашыр алдыннан “авырлыклар йөгенең” нидән гыйбарәт икәнлеген җәмәгатьчелеккә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин җиткерде.

Җир шарында иң зур территорияне биләп торган илдә мәчет салырга урын юк

Баксаң, Путин Русиясендә байтак урыннарда мәчетләр салырга җир бирмиләр икән. Шул ук Мәскәүдә, Сочида, башка шәһәрләрдә. Алай гына да түгел: Екатеринбур шәһәрендә башта җирне биргәннәр, әмма төзелеш эшләре кызган мәлдә, шәһәр хакимиятеннән эшләрне туктатырга, төзегәнне сүтәргә әмер килә. Имеш, җирне “ялгыш биргәннәр”. Калининград шәһәрендә инде төзелеп беткән мәчетне җимерергә кушалар. Изге Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрендә Мәскәүнең җәмигъ мәчете тирәсендәге урамнар ачы суыкта да, койма яңгыр астында да намаз укучы мөселманнар белән шыгрым тула. Шуңа карамастан, Җир шарында иң зур территорияне биләп торган илдә шушы илнең гражданнары булган мөселманнарга мәчет салырга урын юк диярлек.

Милләт, дин яшәешенә башка төр киртәләр дә җитәрлек. Әмма ике сәгатьтән артык барган бу очрашуда бернинди дә принципиаль дини-милли мәсәләләр күтәтелмәгән булып чыкты. Фәкать дини уку йортларында уку-укыту, аларга акча бүлү мәсәләләре һәм “мөселманнар турында аталарча хәстәрлек күргәне өчен” Путинга рәхмәтләр белдерү.

Мөфтиләр татарлыктан “өстен” тора

Шулай итеп, әлеге очрашу Русиядәге мөселманнарның бүгенге дини җитәкчеләренең милләтне яклап та, динне яклап та сүз әйтергә батырчылык итә алмый торган адәми затлар икәнлеген ачык итеп күрсәтте. Моңа хәтле дә мөфтиләр (алар хәзер Русиядә бер көтү) “Исламда милләт юк” дип татарны татар итеп саклау юлында кыл да кыймылдатмыйлар иде. Хәтта, төрле милләт балалары укыган мәктәпләргә православиены тыкканда да, мөфтиләр өнсез булдылар.

Татарның тел-милләт язмышы хәл ителгәндә мөфтиләр янә "сәясәттән читтә" тора

Күптән түгел генә Мәскәү милли телләрне укытуны чикли торган карарлар кабул иткәндә, чынбарлыкта татарның тел-милләт язмышы хәл ителгәндә мөфтиләр янә "сәясәттән читтә" булдылар. Ә бит чынбарлыкта татарны татар итеп саклау шул ук татарлар арасында ислам динен саклауга ярдәм итә һәм киресенчә дә – исламның саклануы-көчәюе, татарны ассимиляциядән саклый, милләтне җимерүче катнаш никахларның азаюына китерә.

Сулдан: Рөстәм Хәмитов, Владимир Путин, Михаил Бабич һәм Тәлгать Таҗетдин Уфа җәмигъ мәчетендә, 24 гыйнвар 2018
Сулдан: Рөстәм Хәмитов, Владимир Путин, Михаил Бабич һәм Тәлгать Таҗетдин Уфа җәмигъ мәчетендә, 24 гыйнвар 2018

​Мөфтиләрнең "исламда милләт юк" дигән булып татарны саклау-үстерүгә битараф булулары татарлыкны санга сукмау идеологиясен алга сөрүче мөфти Тәлгат Таҗетдиннән башланды. Төрле урында, төрле мөнбәрләргә басып ул һәрвакыт: без татарлар түгел, без болгарлар, дип тәкрарлап килә.

Татарлыкны санга сукмау идеологиясе мөфти Тәлгат Таҗетдиннән башланды

Татарстанда татар язмасын латинга күчерү мәсәләсе күтәрелгәч тә күпчелек дини җитәкчеләр авызларына су капты, ә үзен “баш мөфти” дип йөртүче (исламда андый дәрәҗә булмаса да) Тәлгат Таҗетдин Мәскәүдәге унитаристик көчләргә ияреп моңа кискен каршы чыкты.

Нәкъ Таҗетдин Уфадагы мәчетләрдә вәгазьләрне нигездә урысча сөйләүгә күчерде. Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге дистәләрчә еллар буена республикада татар телен, мәдәниятен саклау өчен тигезсез шартларда көрәш алып барганда, Уфада яшәүче Тәлгат Таҗетдин беркайчан да татарның хокукларын яклап авызын ачмады. Киресенчә, татарны читкә тибү сәясәте алып баручы башкорт түрәләренә аркадаш булды. Башка мөфтиләрнең дә татарлыктан читләшүләренә янә бер сәбәп булып аларның барысының да диярлек заманында Уфада милләткә шундый үзенчәлекле мөнәсәбәттә булган Тәлгат Таҗетдин кул астында эшләп китүләре тора дияргә була. Шуңа күрә дә бүгенге мөселман дини җитәкчеләрнең (әлбәттә араларында бер-ике татар җанлылары да бар, әмма алар бу очрашуга чакырылмаганнар) татарның милли-дини-мәдәни хокукларын яклауларына өмет итү, мөгаен, урынсыздыр.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG