Чәршәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин башта Уфага, аннары Казанга килде. Ике республикада да ул мөселман дин әһелләре белән очрашты. Уфада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте идарәсе җитәкчесе, мөфти Тәлгат Таҗетдин белән очрашу вакытында Путин Башкортстанда мәчетләр саны артуына куанган дип язды рәсми мәгълүмат чаралары.
"Барысы да үсештә булуга бик шатмын. Сезнең әйтүегезчә, 2000 елда Башкортстанда 16 мәчет булса, хәзер 1200 булган. Бу – безнең традицион диннәр, шул исәптән традицион ислам үсештә дигәнне аңлата", дигән Путин.
2000 елда Башкортстанда 16 гына мәчет булуы әлбәттә дөреслеккә туры килми. Мисал өчен, 1998 елда Башкортстанда инде 400 мәчет булган. Әллә Таҗетдин бутаган, әллә Путин аңламаган, әмма соңгы 17 елда Башкортстанда мәчетләр саны бер меңнән артып китте, ягъни Путин хакимияткә килгәч мәчетләр салуга юл ачылды мәгънәсе килеп чыккан.
Казанда Путин белән очрашу алдыннан Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин нәкъ мәчетләр төзелеше турындагы проблемнарны күтәрергә җыенуын әйтте.
"Кайбер мәгълүмат чаралары без президенттан сәдака сорарга җыенабыз дип язып чыкты. Без президент алдында җитди мәсьәләләрне куярга һәм аның белән киңәшергә телибез. Шәхсән мин күп кенә борчыган мәсьәләләрне дә телгә алмакчы булам һәм президентның ул мәсьәләләрне чишүдә безгә ярдәм күрсәтүен сораячакмын.
Мәсәлән, безнең Калининград шәһәрендә күп еллар мәхәлләләребез эшләп килә. Аның берсенә шәһәрнең парк өлешендә җир бирелде. Ул шәһәр хакимияте тарафыннан мөселманнарга тапшырылды. Анда килешү нигезендә проект эшләнде. Шул проектка таянып мәчет бинасы төзелде. Ул төзелеп беткәннән соң инде ачылыр вакыт җиткәндә шәһәр хакимияте: "Без ул җирне ялгыш биргәнбез, бу мәчетне сүтеп ташлагыз", ди. Бу бернинди мантыйкка да сыя торган эш түгел. Төзегән мәчетне мөселманнар үз куллары белән сүтә алмый. Моңа сәбәп тә юк. Әгәр җитди бер сәбәп булса бу инде икенче мәсьәлә булган булыр иде.
Аннары мөселманнарга Екатеринбур шәһәрендә мэрия карары нигезендә җир бүленеп бирелде. Ул җиргә инде мөселманнарның дистәләгән миллион сум акчасы керде. Бу хәйрия акчалары. Анда мәчетнең нигезе салынды. Бер мең кеше сыярлык вакытлыча гыйбадәт кылу урыны төзелде. Хәзер проект эшләнеп бетеп, проектны төзергә җыенган вакытта Екатеринбур шәһәре хакимияте "ялгыш биргәнбез, бу җирдә коммерция проекты белән бина төзиячәкбез", ди. Русия хөкүмәтенең җирле вәкилләре, төбәкләрдә эшли торган җитәкчеләр президентның сәясәтен, аның алып барган ролен киметүгә бер сәбәпче булалар дип саныйбыз. Шуңа күрә Русия сәясәтеннән көлергә, мөселманнарның дәрәҗәсен төшерергә хакыбыз юк һәм президентның моны хәл итүе мөмкин дип аңа мөрәҗәгать итәчәкбез.
Шулай ук 20 елга якын эшләп килә торган Сочи мәхәлләбез дә мәчет төзи алмый. Бездән соң мөрәҗәгать кылган яһүд дини оешмалары җир алдылар һәм синагога төзеделәр, мәркәзләрен ясадылар. Ә мөселманнарга җир биреп мәчет төзүгә рөхсәт булганы юк. Гәрчә Сочи тарихтан мөселман халыклары яшәгән җир булса да.
Безнең дәүләт һәм дин әһелләренең хезмәттәшлеге өлкәсендә дә эшләнәсе эшләр шактый. Бигрәк тә безнең ислам белеме, мәгърифәт мәсьәләсендә хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк. Русия мәгариф һәм фән министрлыгының безнең университет һәм институтларны мәктәп һәм мәдрәсә дәрәҗәсенә төшерергә хакы юк. Бүгенге көндә шундый фикерләр бар: мәдрәсәләребезне Русия хөкүмәте програмына кертергә, ягъни якшәмбе мәктәбе һәм мәдрәсә дәрәҗәсендәге бу укыта торган курсларны ислам институтлары һәм университетлары дәрәҗәсенә кертеп, шуның белән юк итәргә дигән бер агым бар. Шура эчендә шура һәм аның эчендә тагын шура төзиләр. Шулай итеп җитди эшләнә торган эшләребезгә аяк чалырга теләгән сәяси көчләр дә бар. Без бу нәрсә белән һич килешмибез. Бу нәрсәгә президент идарәсенең үз фикере һәм йогынтысы булырга тиеш дип карыйбыз. Шуңа президент алдында Русия мөселманнарын кайгырткан мәсьәләләрне куеп, аларны уртага салып чишәрбез дип уйлыйм”, дип сөйләгән иде Гайнетдин.
Чынлыкта очрашуда ул әйткәннәрнең берсе дә диярлек күтәрелмәгән. Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сәхифәсе язуынча, Равил Гайнетдин Путиннан ислам мәгариф системы белән хезмәттәшлек алып барган дөньяви югары уку йортлары санын азайтуны сораган. Чөнки алар аркылы бүленгән акчалар ислам уку йортларына барып җитми, ягъни максатчан кулланылмый икән. Шулай ук ул халыкара мөселман форумы һәм “Рухи ефәк юл” конференцияләре турында сөйләгән.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз Инстаграм битендә язуынча, очрашу ике сәгать тирәсе барган һәм ярты төн үткәч кенә тәмамланган.
"Илбашы Русия мөселманнарын бөтендөнья исламының аерылгысыз бер өлеше итеп күрергә тели. Ләкин үз йөзен саклап калырга тиеш, ди. Татар дини мирасын зурлавын да җиткерде. Хәтта мөселманнарны, Мәрҗани шикелле заманында берләштерүгә өлеш керткән сыман, Русиядәге дин кардәшләребезне дә берләштерерлек көч итеп бәяли", диелә анда.
Русия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Бизнес Online-га сөйләвенчә, очрашуда ул авылдагы имамнарга хезмәт хакы түләнмәү мәсьәләсен күтәргән. Кайбер Телеграм каналлар Кргановның “Путин белән менә шундый очрашулар өчен бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе бар да инде. Ул - безнең рухи юлбашчы” дигән сүзләрен тараткан иде. Крганов Азатлыкка “уйлап чыгаралар, дөрес чыганагы юк бу сүзләрнең. Минем стиль дә түгел”, дип белдерде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Путин татар дини мирасын зурлады дисә дә, һәм очрашуда катнашканнарның күбесе татар булуга карамастан, ана телен кайгыртып сорау бирүче табылмаган.
Элегрәк Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да Азатлыкка уку йортында татар теле дәресләре булмаячагын әйткән иде.