Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли проектларга акчаны ничек җәлеп итәргә? Акыл фабрикасыннан биш фикер


"Акыл фабрикасы" кысаларында милли проектларны барлау, аларны тәкъдим итү лабораториясе дә узды
"Акыл фабрикасы" кысаларында милли проектларны барлау, аларны тәкъдим итү лабораториясе дә узды

10 февраль Казанның "Штаб" креатив үзәгендә Дөнья татар яшьләре форумының "Милли проектларга ресурс җәлеп итү" дигән Акыл фабрикасы чарасы узды. Азатлык чарадан иң кызыклы биш фикер аерып алды.

Шимбә көнне 50гә якын кеше Казанның "Штаб" креатив үзәгендә җыелып, татар милли проектлары, аларга финанслауны җәлеп итү, грантларда катнашу, фандрайзинг оештыру кебек темаларга аралашты. "Акыл фабрикасы" дип исемләнгән лекторийга үз милли проектларын тормышка ашырырга теләүчеләр җыелды.

Чара ике зур өлештән торды. Беренчесендә сүз дәүләт бәйгеләрендә катнашу, грантлар оту турында барды, шуннан соң лаборатория кысаларында һәркем үз милли проектларын тәкъдим итте, аңа гариза язу "сынавын" узды. Чараның икенче өлешендә фандрайзинг, проектка иганәчеләр эзләү турында сөйләделәр, акча сорау "осталыгы"на өйрәттеләр.

Азатлык әлеге чарадан биш кызыклы фикерне тәкъдим итә.

1. Татарлар грантлар алуда нык калыша

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чараны башлап гамәли файда китерә алган күп төрле кызыклы милли проектлар булуын әйтте. Шул ук вакытта мондый проектлар күпчелек очракта финанс булмавы яки җитмәве проблемына юлыга.

Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый
Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый

Фәйзрахманов Русия һәм Татарстан күләмендәге төрле дәүләт, оешмалар грантларын карап чыгып, аларга кемнәр гариза бирүен һәм кемнәрнең җиңүен анализлады. Нәтиҗә шул – татар проектлары бәйгеләрдә бик аз катнаша. Шул ук вакытта, мисал өчен, казаклар, православ активистлар мондый бәйгеләрдә бик актив. Нәтиҗә буларак алар дәүләт грантларын җиңә дә.

Грантлар алуда, бәйгеләрдә катнашуда милли проектлар бик актив булырга тиеш дип саный Айрат Фәйзрахманов. Бу эштә куркырга кирәкми, даими катнашу кирәк. "Бүген грант бәйгесендә җиңеләсен, киләсе тапкыр җиңәсең", ди ул.

2. "Федераль грантларда катнашырга тулы хокукыбыз бар"

Чарада төп спикерларның берсе, Татарстан яшьләр оешмасы шурасы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева Русия күләмендә грантларның күп булуына басым ясады. "Русия бюджетының зур өлешен донор төбәкләр кертеме тәшкил итә. Шул ук вакытта донор төбәкләргә субсидирование кими бара. Шуңа, безнең күпчелек салымнарыбыз федераль дәреҗәгә китү сәбәпле, безнең федераль грантларда катнашырга тулы хокукыбыз бар", ди ул.

Руфия Мөхәммәдиева
Руфия Мөхәммәдиева

Мөхәммәдиева үзе дә Татарстанның күп кенә грантларына гариза язуда катнаша, ярдәм итә. Татарстан өчен иң җайлысы – әле игълан ителгән яңа грант-бәйгеләрдә катнашу. Инде берничә ел бирелгән грантларны "тигезләр өчен" башка төбәкләргә бирә башлыйлар, ди ул.

Федераль грантлар арасында татар милли проектларга да ярарлык бәйгеләр бар. Тик аларга биргәндә лобби мәсьәләсен дә истә тотарга кирәк. Грантны бирү шурасында татар кешесе яки бу теманы аңлаучы кеше булса, аны җиңү дә җиңелрәк булачак, ди Мөхәммәдиева. Мисал итеп ул православ проектларын китерде, аларда патриархат лоббисы бик көчле.

3. Кечкенә проектлардан зур програмнарга үсеп була

Барысы да кечкенә социаль проектлардан башлана, ди Руфия Мөхәммәдиева. Соңрак грантлар ярдәме белән аны төрле програмнарга да үстереп була, финанслауны күбрәк җәлеп итеп була дип саный ул.

Айрат Фәйзрахманов та бу фикерне куәтләп, форум мисалын китерде. Берничә активист оештыра башлаган, меңләгән яшь кешене татар теленә, заманча татар мәдәниятенә җәлеп иткән "Мин татарча сөйләшәм" чарасын Татарстан дәүләт телләре һәм башка телләр програмына кертеп булды, хәзерге вакытта ел саен аңа дәүләт акчасы бүленә.

4. Иганәчеләр ярдәме еш кына дәүләт финанславыннан эффективрак

Чараның икенче яртысында Русия фәннәр академиясенең Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов фандрайзинг турында чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, фондлар, иганәчеләрнең финанслау очрагында эшнең эффективлыгы арта, керткән 100 сумның нәтиҗәсе 1000 сумлык булырга мөмкин.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

​Мисал итеп Сәетов сүзлекләр тупланмасы проектын китерде. Дәүләт проекты буларак аңа шактый акча бүленеп бирде, ләкин бу эшне азрак акчага һәм нәтиҗәлерәк ясап булыр иде дип саный ул.

5. Проект чыннан да милләткә файдалы булырга тиеш

Теләсә нинди проектка акча җәлеп итүне башлаганчы, бу чыннан да файдалымы дигән сорау куярга кирәк. Ерактан карарга тырышыгыз, ди Сәетов. Кеше үз фикерен даһи дип санарга мөмкин, ләкин башкаларның да фикерен тыңлап алу, теге яки бу фокус-төркемнән бәяләү алу мөһим.

XS
SM
MD
LG