Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Заһитованы һава аланында яшьләр Татарстан әләмнәре белән каршылады


Татар яшьләре Алинә Заһитованы каршы ала
Татар яшьләре Алинә Заһитованы каршы ала

Мәскәүнең Шереметьево һава аланына кышкы Олимпиададан алтын медаль алып кайткан Алинә Заһитованы каршы алырга 50ләп татар килде.

Олимпиадада хатын-кызлар арасында фигуралы шууда алтын медаль алган Алинә Заһитованы Мәскәүнең Шереметьево һава аланында татар яшьләре Татарстан әләмнәре, Татарстан туграсы ясалган рәсемнәр, "Алинә Татарстаннан", "Алинә, без сине яратабыз!" дигән язулар һәм "Алинә! Алинә!" дип кычкырып, алкышлап каршы алды.

Мәскәүдә татарлар Алинә Заһитованы каршылый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00

"Без алтын медаль алган Алинә белән дә, татар халкы белән дә бик горурланабыз. Без булдыра алабыз" дип белдерде Алинәне каршы алырга төшкән Гөлназ.

Фәнис исемле егет һава аланына ике яшьлек улы белән килгән иде. "Без җаныбыз-тәнебез белән Алинәнең җиңүен теләп утырдык. Татарлардан чемпион егетләр һәм кызлар булганда татарлык та алга этәрелә", диде ул.

Олимпиадада катнашкан Русия спортчылары 26 февраль кичендә Пхенчханнан Мәскәүгә кайтып төште. Алинәнең алтыны Русия спортчылары Олимпиадада яулаган беренче алтын медаль булды. Кышкы Олимпиадада Русия спортчылары ике алтын отты. Берсе Алинәнеке булса, икенчесе – хоккей җыелмасының җиңүе иде.

Пхенчханда уеннарны ачу һәм ябу тантанасында Русия спортчыларына үз әләмнәрен алып чыгарга рөхсәт итмәделәр, алар нейтраль әләм белән чыкты һәм аны уеннарны оештыру комитеты билгеләгән волонтер күтәреп барды. Русия җыелма такымын Сочи Олимпиадасыннан соң булган допинг җәнҗалы сәбәпле читләштерделәр.

XS
SM
MD
LG