Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин АКШтагы сайлауга тыкшынуда татарлар катнашкан булу мөмкинлеген таныды


Владимир Путин
Владимир Путин

NBC News-ка интервьюда Русия президенты Владимир Путин АКШтагы сайлау, Навальный белән хезмәттәшлек һәм Сүриядәге химик кораллар турында сорауларга җавап бирде.

Путин NBC News-ка интервьюда Мәскәүнең АКШтагы узган президент сайлауга тыкшынуы турында гаепләүләрне тагын бер кат кире какты.
Путин сүзләренчә, АКШтагы президент сайлауга тыкшынуны тикшерү барышында гаепләнгән 13 русияленең ил мәнфәгатьләре белән бернинди бәйләнеше юк.

Путин сүзләренчә, ул кешеләр арасында татарлар, украиннар яки яһүдләр дә булырга мөмкин.

"Бәлки алар урыслар түгелдер дә. Бәлки алар украиннар, татарлар, яһүдләрдер. Ватандашлыклары гына Русиянекедер. Монысын да тикшерергә кирәк. Бәлки алар ике ил ватандашыдыр. Яки гринкарта. Бәлки моның өчен аларга американнар түләгәндер. Каян беләсез? Мин белмим" дип җавап бирде Путин.

Узган җәйдә генә NBC АКШ президенты Дональд Трампны Мәскәү белән бәйләүче кешеләрнең берсе элек Русиянең яшерен ГРУ хезмәтенә бәйле булуда шикләнелгән, соңгы елларда Америкада лоббист сыйфатында эшләгән Ринат Әхмәтшин булуын белдергән иде.

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный белән хезмәттәшлек мөмкинлеге турында сорауга җавап биреп, президент "илне ныгытырга омтылучы кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә" теләвен белдерде.

Журналист Мегин Келли аннан Навальный сайлауда катнаша алсын өчен аны ярлыкау мөмкинлеге турында да сорады. Путин исә "лаеклы һәркемне ярлыкау мөмкин" дип җавап бирде. Бу турыда интервьюның Кремль сайтында басылган текстында да язылган.

Элегрәк президент оппозицияне конкрет тәкъдим белән чыкмауда гаепләгән, ә Навальныйны "Русия Саакашвилие" дип атаган иде.

Сүриядә хакимиятнең химик корал куллануы турында хәбәрләрне Путин ялган дип атады. Путин сүзләренчә, Сүрия химик коралларын инде күптән юк иткән.

XS
SM
MD
LG