Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы "Азатлык" оешмасы яшьләре Русия президентын сайлауда катнашмаячак


Илмир Салих
Илмир Салих

Бу хакта карар Чаллы шәһәре "Азатлык” татар яшләре берлегенең чираттагы утырышында кабул ителде. Утырышта Русия президентын сайлауга карата Чаллы "Азатлык" берлеге исеменнән татар халкына мөрәҗәгать тә әзерләнде.

Мөрәҗәгатьтә сайлаулар алдыннан хакимиятнең үз ватандашларына аларның җаваплылыгы хакында даими искәртеп торуы әйтелә, шул ук вакытта халык үзенең позициясен урам чаралары (пикет, урам йөрешләре һ.б.) аша белдерергә теләгәндә, хакимиятнең игътибар бирмәве дә ассызыклана.

Мөрәҗәгатьтә президент Владимир Путинның урыслардан кала башка халыкларның телләрен ихтыяри рәвештә генә укытуга калдыру турындагы сүзләреннән соң прокуратура ярдәме белән татар телен укытуның да тамырына балта чаптылар, Русия һәм республикаларның Конституцияләрен бозудан да тайчынмадылар дигән фикерләр дә язылган.

Хакимиятләрнең милли телләргә карата мөнәсәбәте үзгәрмәгән очракта, Чаллы "Азатлык" берлеге яшьләре 18 мартта узачак сайлауда катнашмауны кулай күрә. Берлек әгъзалары татар халкына да уйланулар өчен сораулар куялар: "Шушындый вазгыятьтә сайлау дип аталган уенда татарлар кем? Шул уенда татарлар катнашырга тиешме?".

Чаллы "Азатлык" берлеге рәисе Илмир Салих әйтүенчә, туган телдә укыту мәсьәләсе элек тә, хәзер аеруча да көн үзәгендә тора. "Бу хакта хакимиятләргә даими искә төшереп тору зарур", ди ул.

Мөрәҗәгать ике дәүләт телендә – татар һәм урыс телләрендә язылган.

Узган атнада "Башкорт" иҗтимагый оешмасы да, Русия президенты сайлавында катнашучы намзәтләр арасында милли мәсьәләләргә тиешле игътибар бирүчеләр юк дип, үз әгъзаларының сайлауда беркем өчен дә тавыш бирмәячәген белдерде.

XS
SM
MD
LG