Accessibility links

Кайнар хәбәр

Георгий Ибушев татарның җыр дөньясында бары тик акча эшләүгә генә корылган проектларны, түбән дәрәҗәдәге башкаручыларны, нота белмичә, үзләрен композитор дип санаучыларны кискен тәнкыйтьли.

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев талантлы җырчылар дәүләт канаты астында булырга, филармониядә эшләргә тиеш дигән карашта. Татар җырын дөньяга чыгарам дип оештырылган "Үзгәреш җиле" проектын да кискен тәнкыйтьли. Татар телен укытуга аның үз карашы: сан ягыннан күп булмаган, әмма һәрберсендә бик яхшы белем биргән мәктәпләр булдыру ягында ул.

Күренекле артист Татар дәүләт филармониясенең иҗади төркеме белән 17-21 мартта Чехиянең Прага һәм Брно шәһәрләрендә җырлады. Азатлык Георгий әфәнде белән сөйләште.

– Георгий әфәнде, сезнең шигырьләр язганны беләбез. Иң соңгысы нәрсә турында?

– Ул "Үзгәреш" дип атала.

"Бәгеркәем, сине кимгә куеп,
Үзгәртергә киңәш таптылар,
Европага якынаябыз дип,
Барабаннар даң-доң кактылар",

дип башланып китә ул. Безнең татар дөньясына бик кызык кына хәл килеп керде. Янәсе, татар мәдәниятен Европага якынайтырга кирәк, ул Европача булсын дип, сәхнәне утлар белән бизәп, 10-15 кеше сикереп биеп йөреп, җырларны үзгәртеп бетереп маташалар. Кемдер акча эшли.

Бу хәл безнең җыр культурасы өчен коточкыч әйбер. Мин бу шигыремдә безнең сикереп йөрү Европага кирәк түгел ул, алар үзләре дә сикерә белә, аларга безнең "Кара урман"нар, "Сандугач"лар кирәк дип әйтергә теләдем. Син, нишлисең, татар? Җырсыз, көйсез, моңсыз калабыз бит дигән фикер белдердем. Бүген татар җыры сәхнәдә шушы хәлләрне күреп елый.

– Әлеге шигырегез зур шау-шуга дучар "Үзгәреш җиле"н карагач туган идеме?

– Әйе, татарча белмәгән кешеләр Мәскәүдән килеп татар мәдәниятен һич кенә дә үстерә алмый. Мәдәниятне үстерүне акча эшләүгә әйләндереп калдырырга ярамый. Мин аны телевизордан карадым. Сәхнә гөрләп тора, матур эшләнгән. Әмма безнең оркестр уйнамый анда. Чыгалар, сикерәләр, бииләр. Аңа карап җыр сәнгатендә берәр үзгәреш булдымы? Бернинди үзгәреш тә булмады. Ә миллионлаган акчалар очып китте. Европага якынлашабыз диләр икән, композиторлар заманча җырлар язсын. Әмма безнең халык җырларын, композиторларыбыз җырларын үзгәртеп маташмасыннар.

– "Үзгәреш җиле" – шоу-тамаша. Һәм аның опера театрында куелуын ничек бәялисез?

– Мин каршы. Безнең сәнгатьнең йөзек кашы булырга тиеш бинада эстрада әйберен күрсәтмәс идем. Ул – балет, опера урыны, чын сәнгать йорты. Анда классик концертлар һәм бик талантлы кешеләрнең иҗат кичәләрен генә үткәрү кирәк. Өч тиенлек җыр җырлаганнар да хәзер анда үзләренең юбилейларын үткәрә. Мин моңа нык каршы. Опера театры безнең милләтнең йөзен саклап калырга тиешле изге сарай ул.

– Опера театры җитәкчесе ник бу "Үзгәреш җиле" проектына алынды дип уйлыйсыз? Башка куяр әйбер булмагангамы?

– Бәлки, ул аның үзенә кирәк тә түгелдер, әмма акча булган җирдә бөтен нәрсәне дә эшләргә була.

– Халык йөрми, шуңа репертуарда татарча әсәрләр сирәк дип әйтергә ярата опера театры җитәкчелеге. Ә элек, татарча опералар күп куелганда халык йөри идеме соң?

– Хәзер халык операга йөри. Элек халык азрак йөрде. Мин студент чакта да, аннан соң да опера театрына бик күп йөрдем. Ярты зал, ярты залдан кимрәк булган очраклар да булды. Ә хәзер операга, балетка билет табып та булмый. Бүген халык яхшылыкка тартыла, мин аны күреп торам. Мин тагын бер тапкыр кабатлыйм, акча үзләштерү дигән әйбер бөтен нәрсәне, татар җырын да харап итә.

Нәҗип Җиһановлар вакытында "Үзгәреш җиле" кебек әйберне опера театрында күреп булмас иде. Ул вакытта үзебезнең менә дигән солистларыбыз бар иде. Бүген без үзебезнең солистларның кемнәр икәнен юньләп белмибез дә. Иң ахыргылары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Мөнир Якуповлар булды. Алар олыгайды һәм алардан соң яшь солистларны берничә кешене генә беләм. Анда хәзер татар опералары бармый, чөнки бөтенесе читтән килгән солистлар.

Халыкның нәрсә әйтүенә төкерәм дип, сәхнәдән пычрак сөйләп йөри

Бүген без мескенрәк хәлдә. Бүген язылган опералар европача, татарча җырласалар да, анда милли аһәң юк дип әйтерлек. Зыңгылдап торган, яхшы тавышлар өчен куелган чын сәнгать әсәрләрен күрәсем килә. Бүген яшьләр бар, бәлки, алар ныгырлар дип ышанам мин.

Җырыбызның сүзе, көе һәм мәгънәсе бик тә бик саекты. Без халыкта зәвыкне бик төшердек. Сәхнәне сикеренү, чүп-чар, акылга сыймый торган, билдән түбән шаярулар белән тутырдык. Бүген кайбер артистларыбызга инде намазлыкта утыру кирәк. Ә ул халыкның нәрсә әйтүенә төкерәм дип, пычрак сөйләп йөри. Акча булсын дигән сүзләрне ешрак ишетергә туры килә. Шундый яшьләр дә күбәйде. Бу бик кызганыч. Бүген татар эстрадасы бигрәкләр дә зәвыксезгә әйләнде. Хәзер җырчылар тере тавышка җырларга яратмый.

Сәхнә – ул мәдәниятле кеше тәрбияли, акыл бирә, рух иңдерә, сафлык өрә торган торган җир. Кызганыч, акча эшлибез дигәннәр белән сәхнә үзенең асылыннан китә башлады. Сәнгать сарае дигән төшенчә бар. Безнең мәдәният сарайларында пәлтә, яулык, бүрек, хәтта тукымалар сата башладылар. Мәдәният сарайлары шундый көнгә калды хәзер.

– Татар җыр сәнгатенең бу хәлгә төшүенә нәрсә төп сәбәп булды дип уйлыйсыз?

– Узган гасырның 80 елларында ук башланды ул. Тавыш көчәйткеч җиһазлар барлыкка килде һәм бу тавышсыз җырчыларга җырлау мөмкинлеге бирде. Аннан соң китте фонограммалар. Аннан мәртәбәле композиторлар бер-бер артлы бакыйлыкка күчә башлады. Алар урынына бөтенләй икенче төрле буын килде. Алар җиңелчә яза башлады. Ә аннан соң бөтенләй нота белми торганнар килде. Ул үзе яза, үзе җырлый, үзе бии. Мәдәният министрлыгы әлеге хәлләргә әһәмият бирмәде, җыр сәнгатенең хәле җырчыларның үз кулларына калды. Ә җырчылар ни теләде, шуны эшләде. Сәнгать шуралары (худсовет) юкка чыкты.

Үзләрен композитор дип санаганнар җыр яза, әмма нота белми

Бүген сәхнәгә чыккан 600-700 җырчының барсы да үзен йолдыз дип саный. Аларның барсының да дип әйтерлек халыкка чын-чынлап яхшы сәнгать әсәрен җырларга сәләтләре юк иде. Акча мәсьәләсе бөтен нәрсәне хәл итте.

Бүген үзләрен композитор дип санаганнар җыр яза, әмма нотаны белми. "Мин сиңа җырлыйм, син отып ал, йә булмаса яздырып ал", ди. Шулай итеп, без композиторларсыз калдык дип әйтсәм, бик үк дөрес булмас, әмма безнең музыка өлкәсен үзешчән сәнгатьтә йөрүче кешеләр басып алды. Чын сәнгать тә бар, әмма бик аз күләмдә ул.

Радио, телевидение, мәдәният йортлары да сыйфатсыз җырны пропагандалау юлына басты һәм халыкның зәвыге төште. Халык чын мәдәни иҗатны кабул итмәскә өйрәнде. Классиканы аңлый торган тамашачы да бар, ләкин алар күп түгел. Бүген аңа тартылалар да.

– Ә бүген халык күңеленә барып җитәрдәй әсәр язган композитор дип кемне атар идегез соң?

– Дөрес, композиторлар бүген дә бар. Ләкин алар Җиһановлар да, Яхиннар да, Мозаффаровлар да түгел. Мисал өчен, мин Резедә Ахиярованың берничә җырын бик яратып башкарам. Ул – бүгенге чор композиторы. Яшьләр арасында да бар, ләкин җырларын ничектер тулысынча кабул итә алмыйм. Аларның җырын җырлыйм дип әйтә дә алмыйм. Кайберләренең әсәрләрен өйрәнергә күпме тырышып карадым, ләкин алар күңелгә ятмады.

– Георгий әфәнде, сез җыр сәнгатенең бик түбән булуын тәнкыйтьләдегез, ә дәүләт, ягъни җитәкчеләр бу очракта ни эшли ала дип уйлыйсыз?

– Дәүләтнең нигезе икътисад дибез. Әмма алай гына түгел, дәүләтнең нигезе икътисад белән бергә мәдәният, сәнгать һәм мәгърифәт тә.
Бүген безгә халыкны югары дәрәҗәдәге сәнгать белән тәрбияли торган шәхесләр: композиторлар, җырчылар, рәссамнар, язучылар кирәк.

Минемчә, яхшы җырчыларны сайлап алып, филармонияне көчәйтү кирәк. Әгәр син чын профессиональ һәм яхшы тавышлы икән, син әйбәт хезмәт хакы алырга тиеш. Җырчылар ничек тә дәүләтнең шушы оешмасына эләгү өчен тырышырга тиеш. Ул фидармониядә эшләсәм, минем яхшы пенсиям дә, абруем да булачак, мине хөрмәт тә итәчәкләр дип уйларга тиеш. Хәзер такмак җырлаучылар классик җырлар башкаручыларга караганда яхшырак яши.

Икътисад белән мәдәният бергә үрелеп бара икән без көчле дәүләт булачакбыз

Әгәр дәүләт талантлы кешеләрне үз өстенә алып, аларга ярдәм итә икән, безнең сәнгатебез бермә-бер үсәчәк. Консерватория бетергән яхшы тавышлы җырчылар без акча эшлибез дип эстрадага түгел, ә милли рухыбызны, милли сәнгатебезне үстерү өчен үзләреннән өлеш кертә башлаячаклар. Халкыбыз зәвык ягыннан да бик нык үсәр иде. Без вак-төяк җырга салынып ятмаска тиеш.

Мин түрә дә, зур шәхес тә түгел, мин – гади җырчы. Мин халкымның мәдәниятенең нык көчле булуын телим, вак-төяк һәм сыфатсыз булуын теләмим. Мәдәниятең югары, сыйфатлы икән – дәүләтнең ныклыгы да шунда. Икътисад белән мәдәният бергә үрелеп бара икән – без көчле дәүләт булачакбыз.

– Татар теле тирәсендә вазгыять кискенләште. Күзәтеп барасыздыр. Моның сәнгатькә дә йогынтысы булырмы?

– Хәзер тел дибез. Тел дә дәүләт өстендәге эш. Без татарча укыдык, рус теле безнең өчен чит тел иде, әмма кеше булдык. Тел иң зур проблемнарның берсе бүгенге көндә. Без телебезне югалта барабыз. Ни өчен Татарстанда тавыш чыкты? Татарны үз теленең грамматикасына өйрәтәсе урынга, урысны өйрәтә башладык. Әгәр без җиде миллион татарны алсак, аның өч миллионы чып-чынлап татарча белә микән?

Гәрәй Рәхим шигырне үзем өчен генә язам, чөнки аны укымыйлар дип әйтә

Иң беренче – үзебезнең татарны кечкенәдән үк өйрәтү кирәк. Аннан соң, фатирыннан чыккач та ул кулланыла торган тел булырга тиеш. Хәзер исә, урамга чыктың һәм ул телнең кирәге юк. Ә бүген чын-чынлап татарча шигырь дә укый белмиләр. Гәрәй Рәхим шигырьне үзем өчен генә язам, чөнки аны укымыйлар дип әйтә. Ә ул Тукай бүләге иясе, олугъ шагыйрь.

Әгәр без ике телле дәүләттә яшибез дип кабул иттек икән, ул эшләргә тиеш. Эшләми ул. Татарча кәгазь язып кертә алмагач, ничек эшли дип әйтәсең. Хәзер син берәр җиргә татарча гариза язасың икән, бу нинди җүләр дип карыйлар сиңа.

Без 90-нчы елларда татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре ачып, артык мавыгып киттек. Мин аны шунда ук әйттем, барып та чыкмаячак, укытучылар да җитмәячәк, укытуның дәрәҗәсе төшәчәк дидем. Безгә Казандагы һәр район саен искиткеч яхшы укытучылар белем биргән, көчле белгечләр эшләгән берәр генә мәктәп кирәк иде. Анда укып чыккан балаларны татар гаиләсендәгеләр күрсен иде. Аннан соң гына мәктәпләрне күбәйтер идек. Ә без ачтык-ачтык та, татарча укытырга җүнле кеше булмады.

Татарча белгәннәргә хезмәт хакын күтәрергә мөмкин

Татар теле укытучысы миңа шалтыратып, бу җөмләне ничек төзергә дип киңәш сорый. Шулай итеп балаларга белем биреп буламы? Булмый! Без тел мәсьәләсен дә дәүләт дәрәҗәсендә алга куярга тиеш. Җитештерүдә эшләүче татарча белгәннәргә, кызыксындыру чарасы итеп, аз гына хезмәт хакын да күтәрергә мөмкин. Без берни дә бирми торган мәктәп ачсак, ул безнең өчен һәлакәт, бетү. Ата-ана баласын татарча булган җиргә бүтән бирмәячәк. Ата-аналар балаларын көчле укытучылар эшләгән, фәннәр бик яхшы укытылган мәктәпләргә генә бирәчәк. Чөнки ул баласының аннан чын-чынлап белем алып чыгасын белә.

Бүген кешеләр "нигә кирәге бар ул татар теленең, аның белән нишли балалар, татарча укып интегеп йөрергә" дип әйтәләр. Беләсезме, бу тел мәсьәләсендә бик куркыныч әйбер. Бик күп ата-аналар бүген телебезне кирәк санамый. "Ул балага бәлә генә", дигән сүзләр дә ишетәм мин. Бик аяныч фикер бу. Без Мәскәү юл куймый дип әйтергә яратабыз, әмма үзебез дә бик җебегән. Тел өчен көрәшү кирәк. Йомшак кәнәфигә утырып берни дә эшләмәсәң – телебез дә, сәнгатебез дә бетәчәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG