Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы федераль оешмалар татар телендә мәгълүмат бирергә тиешме?


Русиянең Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы сайты

Хокук фәннәре галиме Борис Железнов Татарстанның телләр турындагы канунына төгәллекләр кертү кирәк дип саный. Галим фикеренчә, Русия кануннарына каршы килмәгән очракта Татарстан кануннарын федераль дәрәҗәдәге дәүләт оешмалары да үтәргә тиеш.

Хокук фәннәре галиме Борис Железнов Түбән Кама прокуроры вазифаларын башкаручы Евгений Лизуновның "хәзерге кануннар нигезендә Татарстанда эшләүче дәүләт оешмаларына татар телендә дә мәгълүмат бирүче сайтлар булдыру каралмаган" дип белдерүен "минемчә, бу очракта прокурор хаклы" дип бәяләде.

Прокурорның Чаллыда яшәүче Алмаз Имамовка җавабыннан күренгәнчә, Алмаз әфәнде Русия эчке эшләр министрлыгының Түбән Камадагы идарәсе сайтында Татарстанның телләр турындагы кануны бозылган, татарча мәгълүмат юк дип тикшерү үткәрүне сораган.

Борис Железнов сүзләренчә, бүген Татарстанда федераль дәрәҗәдәге дәүләт оешмалары эшли һәм алар республикага түгел, ә турыдан-туры Мәскәүгә буйсына. Шулай ук Татарстанның үзенең дә дәүләт оешмалары бар.

"Турыдан-туры вертикаль буйсынудагы дәүләт оешмалары бар. Алар тиккә генә Татарстандагы (по Татарстану) министрлык дип аталмый бит. Хәзер куәт структуралары барсы да үзәкләштерелгән. Республика прокурорын гына алыйк, ул хәзер республикадагы баш прокурор, республиканың үз прокуроры түгел. ФСБ да шулай", диде Железнов.

"Татарстанның эчке эшләр министрлыгы 2011 елның мартына кадәр республиканыкы иде. Милицияне полиция итеп үзгәрткән вакытта министрлык федераль карамакка күчте һәм бүген Русиянең Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы (МВД по Республике Татарстан) дип атала", дип белдерде әлеге министрлыкның республикадагы матбугат хезмәте.

Борис Железнов
Борис Железнов

Железнов сүзләренчә, хәзер дәүләт оешмалары өч дәрәҗәгә бүленгән. "Русия һәм аның төбәкләре арасында вәкаләтләрне бүлешүгә килгәндә, анда өч төрле дәрәҗәдәге оешмалар бар. Турыдан-туры Русиягә караганнары, уртак булганнары һәм төбәкләргә генә караганнары бар. Әгәр без икътисад, мәдәният һәм башка министрлыкларны алсак, алар республиканың үзенеке. Ә прокуратура – ул республикадагы", ди Железнов.

Турыдан-туры федераль үзәккә генә буйсынган дәүләт струтктуралары Татарстан кануннарын, бу очракта Татарстанның дәүләт телләре һәм республикадагы башка телләр турындагы канунын, әлеге документның "республикада татар һәм рус телләре тигез хокуклы" дип язылган маддәсен үтәргә тиешме? Бу канунның 13нче маддәсендә "Татарстанның җирле үзидарә оешмалары, дәүләт оешмалары, ширкәтләр (предприятие), башка оешмалар эшчәнлегендә республиканың дәүләт телләре кулланыла" диелә.

"Татарстан Конституциясен, кануннарны төрле дәрәҗәдәге оешмаларның барсы да үтәргә тиеш, әмма республика кануннары Русия кануннарына каршы килмәгән очракта гына", ди галим.

Мәскәү безнең белән вәкаләтләрне бүлешү шартанмәсен имзаламады

Республиканың Дәүләт шурасы Татарстанның телләр турындагы канунын федераль дәрәҗәдәге министрлыклар, дәүләт структуралары үтәсен, исәпкә алсын өчен Русия думасына канун әзерләү тәкъдиме белән чыга аламы? Әлеге сорауны да Азатлык галимгә юллады.

"Бүген бар нәрсә дә мөмкин. Әмма ул эффектив булыр микән? Минемчә, соңгы тенденцияләрне исәпкә алганда бүген бу кирәкми. Мисалга, Русия республика статусын башка республикалар статусы белән тигезләп, безнең белән вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсен имзаламады", ди Железнов.

Татарстанның телләр турындагы кануны 1992 елда кабул ителгән. Железнов бу канунга рәсми бәяләмә биргән шәхес. Аннан соң документка үзгәрешләр кертелә. Мисал өчен 2009 елгы үзгәрештә "җитештерелгән тауардагы ярлыклар, куллану тәртибе (инструкция), этикеткалар рус телендә эшләнә, һәм шулай ук җитештерүче теләге белән татарча, Русия халыкларының ана телләрендә дә" дигән юллар өстәлә.

Бу канунда дәүләт оешмаларының һәм федераль структураларның сайтлары турында сүз юк. Канун кабул ителгәндә, 1992 елда интернет бүгенге кебек киң колач җәймәгән иде. Железнов хәзер интернеттагы сайтлар мәсьәләсен Дәүләт шурасында күтәреп, "Татарстанның телләр турындагы кануннарына аныклык кертү әһәмияткә ияме?" дигән сорау куярга кирәк дип саный.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG